Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Җиңү безнең якта булачак!

Бүген районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр волонтер артистларыбыз «Без бергә!» хәйрия концертының олы кунаклары булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова бүген генә кыска вакытлы ялга кайткан батырыбыз Рөстәм Вәлиев һәм аның гаиләсен җиңүне якынайтуга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Быелгы Гаилә елының әһәмиятен билгеләп узып, Вәлиевләрнең гаиләсен райондашларга үрнәккә куйды. Дилбәр Миркасыйм кызы гаиләне хөрмәтләп истәлек бүләге тапшырды.

Рөстәм һәм Асия " Без бергә" концертын оештыручыларга, катнашучыларга, волонтерларга шулай ук рәхмәтләрен әйтеп, дулкынлану хисләре кичерүләрен әйттеләр. Асиянең иренең теләкләрен "Победа будет за нами! " сүзләре белән хуплавын зал алкышларга күмде.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев исә залдагы батырларыбызның барысын сәхнәгә чакырды. Аларга илебезне яклап геройларча көрәшүләре өчен үзләренә, улларын сугыш кырына озаткан әти-әниләргә район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев