Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Алар безгә Җиңү алып килде- Җиңүнең 79 еллыгын Актанышның дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала!

Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышында 22 меңнән артык ир-егет һәм хатын-кыз катнаша. Дүрт ел аяусыз барган сугышта 9 меңнән артык райондашыбыз башларын сала. Бөек Җиңү таңын каршылаган фронтовиклар бер-бер артлы туган җиребезгә кайта, җиң сызганып сугыштан соңгы җимереклек, юклык белән янә көрәшкә күтәрелә. Бе- хәзерге буын вәкилләре сугышчы ата-бабаларыбыз, тылда көн-төн фидакарь хезмәт куйган ветераннар нигез салган матур тормышта яшибез. Ни кызганыч, еллар уза барган саен ветераннар саны кими. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын районыбызда яшәүче дүрт Бөек Ватан сугышы ветераныбыз исән-сау каршы ала.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов аларның һәрберсенең йортына барып хәлләрен белде. Ленар Рафак улы Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиев, Күҗәкә авылында яшәүче Нурфика Абдуллина , Татар Суыксуында яшәүче Вазыйх Шакиров   һәм Иске Семиостров авылында туган Шахтимер Хәбибуллинга Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең котлауларын җиткерде. Җиңү бәйрәме бүләкләрен тапшырды.  

Фотолар Актаныш муниципаль район сайтыннан алынды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев