Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек

Районыбызда хәрби бәрелешләрдә каһарманлык өлгеләре күрсәткән батыр якташларыбыз турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшь буынга тапшыру максатыннан байтак эшләр башкарыла.

Усыда Чечен сугышы ветераны Рөстәм Рафаэл улы Әхмәтгалиевның якты истәлеген мәңгеләштергән тактаташ ачылды. Аның яшәгән йорты диварындагы тактаташ һәр кешегә якташыбызның батырлыгы турында искәртеп торачак. Каһарман якташыбыз турындагы истәлек мәңгелеккә кешеләр күңелендә кала. 

Рөстәм Рафаэл улы 1983 елгы, ләкин нибары 39 яшендә, каты авыруан вафат була. Якташлары сөйләвенчә, ул бик яхшы, изге күңелле һәм ярдәмчел булган. Намазларны калдырмаган.

Истәлекле чарада Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, Усы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Зиннәт Әхмәев, Чечен яугирләре, Рөстәм аганың якыннары һәм авылдашлары катнашты. Чечен сугышы ветераннары оешмасы рәисе Вәзих Харисов әлеге истәлек тактасы безнең районда 8нче каһарманга ачылуын да билгеләде. 

Чара патриотик һәм Ватан, туган җир турындагы җырлар белән үрелеп барды. Россия тарихында аның чикләре кагылгысызлыгы, халкының иминлеге хакына аяусыз көрәшләрдә тиңдәшсез батырлыклары белән үлемсез исем яулаган каһарман ирегетләр һәм хатын-кызлар шактый күп. «Батырларын туган иле бервакытта да онытмый», — дигән гыйбарә бар. Әйе, иле, халкы өчен гомерләрен аямаган хөрмәтле якташларыбызның даны мәңгелек. Без аларны һәрчак онытмаска, каһарманлыклары турындагы хәтерне буыннарданбуыннарга җиткерергә бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев