Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Хәтер һәм кайгы көне: Җиңү паркында батыр солдатларны искә алдылар

Ел саен Җиңү паркына 22 июнь көнне сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, укучылар килә. Әлеге көн Бөек Җиңүне якынайткан миллионлаган Совет кешесен искә алу, батырларны данлау, сугышка нәфрәт уяту,тынычлыкка өндәү чарасы.

           Бөек Ватан сугышы башлануга быел 81 ел.

Бу көн бездән ерагайса да аның дәһшәте кимеми.

Бүген Украинада барган сугыш хәрәкәтләре безне уяу булырга чакыра.

Бу хакта митингта катнашучылар да  искәртте.

Хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, район ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин укучыларга, өлкәннәргә үз фикерләрен җиткерде.

Аларның чыгышы батырлык дәресен хәтерләтте.

  Район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарихи мизгелләрне искә алды.

 Бер минутлык тынлыктан соң барлык җыелучылар Билгесез солдат һәйкәле янындагы мәңгелек ут янына  чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев