Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның акчалата ярдәменә кызы йөргән бакчага костюмнар алганнар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның акчалата ярдәменә кызы Аида йөргән Киров балалар бакчасына әкият геройлары костюмнары алганнар. Бу хакта безгә балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова хәбәр итте.

Киров балалар бакчасына йөрүче Аидабызның әнисе Айсылу балаларга искиткеч матур җәнлекләр киеме бүләк итте. Әлеге киемнәр  махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп, батырларча hәлак булган  Аидабызның әтисе Фәррахов Нияз Илдар улының балаларга дип җибәргән акчасына алынган.

Бу кадерле бүләк- Ниязыбызның соңгы бүләге, аның якты истәлеге булып  бакчабыз түрендә урын алды. Нәниләребез бу буләккә риясыз сөенделәр. Изге Рамазан аенда бирелгән әлеге бүләккә кылган догаларыбыз Ниязыбыз рухына ирешеп, ахирәттә җаны тынычлык тапса иде. АллаҺы бирсә, бик күп еллар дәвамында баларыбыз киеп уйнасы әлеге киемнәр  Ниязыбызның рухына дога булып ирешеп торыр. Бары тик дөньялар гына имин булсын да, сугыш афәтләре генә тынсын. Нияз Илдар улының караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Яраткан кызы, тормыш иптәше, әнисе, сеңелесе, барлык якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен.  Күкләребез аяз, балаларыбыз әти-әниле, бәхетле булып үсеп, тирә- ягыбыз бары тик балаларның шат авазларыннан яңгырап торсын!

Балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев