Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм алып киткән Батырыбыз Алмаз Кашаповның гомере өзелде

«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның бүген гомере өзелде.»

Бу безнең өчен зур югалту. Алмазның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам, сабырлык бирсен Ходай.

Бөртекләп җыелган, Алмазның соңгы гуманитар йөге югалтуларсыз егетләребезгә барып җитәчәк.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов.

Районыбыз башлыгы Ленар Рафак улының кайгы уртаклашу сүзләренә бүген бар халык кушыла. Махсус хәрби операция башлану белән җыелган гуманитар ярдәмне бер куркусыз кайнар нокталарга илткән, солдатларыбызга туган як сәламнәрен, иң кадерле кешеләренең әманәтен исән-сау тапшырган Алмаз абыйга күпме генә рәхмәт сүзләрен әйтсәң дә аз булыр иде. Кичә, 5 февраль көнне унынчы тапкыр юлга чыгуы соңгысы булыр дип беребез дә уйламады. 

Юл фаҗигасендә һәлак булган райондашыбызны алып кайту өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов юлга чыкты. Гуманитар ярдәмне адресатларына илтеп җиткерү өчен волонтерларлар зур ярдәм күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

5

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев