Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МинемГеройМинемГаиләм: Бишкүмәч авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Өлфәт Хөрмәтуллин

Минем газиз әткәем Хөрмәтуллин Өлфәт Хөрмәтулла улы 1924 елның 18 октябрендә Бишкүмәч авылында туа, тормыш аны сугыш елларыннан соң Киров авылына илтә, соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

 

Ул 1942 елның августында 18 яшендә яуга чакырыла.

1 нче танк армиясендә 343 нче укчы полк сафында Брянск, Смоленск өчен сугышларда катнаша.

Җиңү бәйрәмен Польшаның Лодзь шәһәрендә каршылый. 1945 елны фронттан кайта.

“Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, аннан юбилей медальләре, Кызыл Йолдыз ордены һәм Дан ордены белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, ул сугышта җиде җәрәхәт алып кайта, авыртуларына сызланмыйча тормышын дәвам итә.

Хәрби дәрәҗәсе – сержант.

1985 елны лаеклы ялга чыга.

Мактау кәгазләре, кыйммәтле бүләкләргә ия була. Хатыны Канделхаят белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

1941 елның 22 июнендә көн кояшлы, җылы була. Нәкъ шушы көнне немец очкычлары бар җирне утка тота башлый. Сугыш 1418 көн дәвам итә. Ул чорда барысы да «Җиңү өчен», «Җиңү хакына», «Барысы да  фронт өчен» башкарыла.

Минем әткәем дә 1942 елда сугышка китә Сталинград сугышында катнаша, Смоленск, Бслорусия фронтларында сугыша. Польша, Германия җир ләренә барып җитә. Фронтта взвод командиры була, дошманны илдән куып чыгарып, Европа ил ләрен азат итеп, дошманны өнендә тар-тар итәр гә туры килә. Ул 1 нче танк армиясендә 343 нче укчы полк сафында Брянск, Смоленск өчен каты сугышларда катнаша, бу сугышларда бик каты яралана, госпитальдә сәламәтлеген ныгыткач, кабат сугышка керә. Җиңү бәйрәмен Польшаның Лодзь шәһәрендә каршылый. 1945 елны фронт тан кайта.

«Батырлык өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ва тан сугышында Германияне җиңгән өчен», I-II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальлә ре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң колхозга кайтып мал табибы бу ла, атлар карый, соңыннан төрле эштә йөри.

1985 елда лаеклы ялга чыга.

Икенче группа сугыш инвалиды булу сәбәпле, Бөек Җиңүнең 60 еллык юбилее уңаеннан «Ока» машинасы белән бүләкләнә. «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, хезмәт ветераны исе менә лаек була.

Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Әнкәй белән бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

 

 Альбина Авзалова 

 

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

#МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев