Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МинемГеройМинемГаиләм: Ганиев Җәмил Гани улы

Ганиев Җәмил Гани улы (Ганиев Зямил Ганиевич) 1896 елның 13 маенда элеккеге Калинин районы Олыимән авылында туа. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша.


1918-1921 елларда, Гражданнар сугышы вакытында, партизан отрядында Акгвардиячеләргә каршы сугыша. 
1942 елда Бөек Ватан сугышына китә. Шушы елның 20 февралендә хәрби ант кабул итә. Икенче Белорус фронтында укчы булып хезмәт итә. 1942 елның 15 нче августында Калинин шәһәре (хәзерге Тверь шәһәре) янында яралана. 3009 нчы госпитальдә дәвалана һәм соңыннан кире сугышка китә. Җиңүне Берлинда каршы ала. 
 Югары Совет карары нигезендә 1945 елның 23 июнендә хәрби хезмәттән азат ителә. 1945 елның 3 августында туган  җирләренә кайта.
Сугыштан соңгы елларда колхозда төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Миңнесагыйдә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1989 елның 4 июлендә вафат була. 
Бүләкләре: “За взятие Берлина” һәм  “За боевые заслуги” медальләре, 
“Бөек Ватан сугышы ордены”.

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев