Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Гыйльметдинов

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «ТАТМЕДИА» АҖ «Минем герой – минем гаилә» акциясен башлап җибәрде.

"Актаныш" сайты редакторы Ләйсән Газизова да әлеге мөһим акциягә кушылып якын кешесе турында истәлекләре белән бүлеште. 

9 май бәйрәме якынлашкан көннәрдә Җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алабыз. Бу геройлар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, ерак бабам Билал Гыйльметдинов та бар.

Әтием Глүс Газизовның Билал бабам турында "Татарстан яшьләре" газетасында бик матур истәлекләре басылды. Әлеге язма ерак бабам- дәү әти, ерак әбием - дәү әнием рухына дога булып барсын! Барысы өчен дә зур рәхмәт, сезгә, кадерлеләребез!

Сугыш чоры балалары дигәч, 1941 елда 14 яшьтә булып, 17 яшьтә сугышка кергән, хатыным Рәмиләнең әтисе Билал Хәбетдин улы турында истәлекләр белән уртаклашасым килде.
Актаныш районы Илчебай авылында туган Билал үзен белгәннән бирле крестьян хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен үзләштерергә тырышып, чыныгып үсә. 12 яшьтә әтисез калганнан соң әнисе Бибикамалның таянычы була. Җәен-көзен колхоз басуында эшли. Сабантуенда йөгерештә беренче булып килеп алган бүләкләрем- уку әсбапларым белән укыдым, дип сөйли иде бабай.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, зурлар белән бертигез колхозда эшли. Ашлыклар өлгергәч, лобогрейка дигән атлы ургыч белән иген ура.
1944 елда үсмер егетне армиягә алалар. Саратов шәһәрендә артеллерист белгечлегенә өйрәтәләр һәм Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1945 елның августында Япониягә каршы сугышка кертәләр. Германияне җиңеп кайткан фронтовиклар белән Кытай территориясендәге каты сугышларда катнашып җиңү яулыйлар. Сугыш тәмамлангач та алты ел ил чикләрен саклый әле Билал. Җиде ел хезмәт иткәннән соң 1951 елда туган авылына кайта. “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Бу вакытта авылда халык туйганчы ипи ашый алмый әле. Утлар-сулар кичеп кайткан егет яшәр өчен төпле профессия сайлый. Комбайнчы һөнәрен үзләштерер өчен Чистайдагы комбайнчылар курсында укый, аннан Актаныш машина-трактор станциясендә эшли башлый. “Сталинец» комбайнын алдан ДТ-54 тракторы тартып бара, ике хатын-кыз сәнәк белән салам ташлатып бара. «Ул комбайн белән бүгенгеләрне чагыштырганда, хәзергеләре космик корабль кебек», дип искә ала анда ярдәмче булган энесе Рафис Хәбибуллин.

Ул чорда халыкны икмәкле итү гаять күп тырышлык, чыдамлык сораган бит.
Тырыш егет соңга таба яңа чыккан СК-3, СК-4 үзйөрешле комбайннарын да иярли. Районның Аеш, Теләкәй, Богады, Аккүз авылларында бер караңгыдан икенчесенә кадәр кыр биләгән Билалны хәтерләүчеләр әле дә бар.
МТСлар үзгәртелгәч, алардагы техника колхозларга бирелә. Билал да үзләренең “Таулар” хуҗалыгында хезмәт куя башлый. Шул колхозда җизнәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Минзәлә совхоз-техникумы буенча курсташым Җәүдәт Харисов (Шәрип авылы егете): “Билал абыйлар икмәкнең бөртеген дә югалтмый торган комбайнчылар иде, алар белән бер басуда эшләгән кешеләр сыйфатсыз эшләп норма куу турында уйлый да алмыйлар иде”, дип искә ала.

Билал Гыйльметдинов тыныч хезмәттәге батырлыгы өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була.
Соңыннан бабай ун елдан артык колхоз пилорамасында эшләп хуҗалыкны һәм йорт төзүчеләрне такта белән тәэмин итеп торды.
Бик тә гаилә җанлы иде бабай. Такталачык авылы кызы Габәхәрияне үзенә яр итеп сайлап, бер дә ялгышмый. 4 бала үстереп, зур тормыш юлына чыгаралар алар.

Көн-төн авыр хезмәттә булган иренә юлдаш та, терәк тә булган әби үзе дә 42 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куя. Шунысы куанычлы, уртанчы кызлары Гүзәлия 40 ел Актанышның беренче санлы мәктәбендә математика укыта. Аңа да “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелә. Ата-ана нигезен саклау йоласына тугры калып Илчебай авылында йортны үрнәк итеп тота.

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

#МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев