Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүченең кызы Аделина Шәфидуллинага дәүләттән 20 мең сум ярдәм кайтты

4 яшьлек Аделина Шәфидуллина әле хәрби хәрәкәтнең ни икәнен аңлап бетерми. Әмма әтисенең озакка каядыр китәнен белә. «Әти кайчан кайта?» дигән соравына «Яз кайтачак», дип җавап биргән идем, хәзер язны көтә сабый», ди Аделинаның әнисе Гүзәл.

         Аделина әтисе Булатны бик ярата. Әле күптән түгел генә әнисе белән  "Казан-Экспо"га барып күрешеп кайтканнар. Шуннан соң күп тә үтми, Булат Гыйльманов 750 татарстанлы белән бергә  27 октябрь көнне хәрби хәрәкәткә китә.

-  Булат хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннән соң 19 октябрь көнне район социаль яклау бүлегенә барып бер тапкыр бирелә торган ярдәм сорап гариза яздым. Документлардан туу турында таныклык, паспорт һәм банктан счет язуы белән бергә бу документларны да тапшырдым. 10 көн эчендә  20 мең сум акча күчәчәк дигәннәр иде, безнең счетка 8 көндә бу акчалар килде. Бик кирәкле ярдәм булды бу. Без Актанышта фатир яллап торабыз, 3 мең сумын аңа түләдем,- ди Гүзәл Шәфидуллина.

       Кышкы киемнәре дә бәләкәйләнгән була Аделинаның. Әнисе белән базарга барып иң матур башлык, шарф сайлап алалар. Хәзер кышкы куртка аласылары калган.Аделина Актанышның “Әтәчкәй балалар бакчасына йөри. 1 октябрьдән мобилизацияләнүченең баласы буларак ул бакчага түләүдән дә азат ителгән. Аларның кечкенә гаиләсе өчен бу да зур ярдәм. 

 

          Аделина көн дә балалар бакчасыннан кайткач, әтисенең ватсаптан килгән фотоларын, Казанга баргач төшкән сурәтләрне карый.

      Булат Гыйльмановның мобилизацияләнәчәге турында якыннары сиземли. чөнки ир-егет вакытында Суворов училищесында укыган. Самара шәһәрендә ракета гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычын үти, стрелок була.

- Хәрби хәрәкәткә киткән барлык әтиләрнең, ир-егетләргә исәнлек-саулык телибез. Туган ягыбызга сау-сәламәт кайтуларын көтеп калабыз ,- ди әниле-кызлы Гүзәл һәм Аделина Шәфидуллиналар.   

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ", автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев