Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Район җитәкчеләре МХОдә һәлак булганнарның балаларына Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовның күчтәнәчләрен тапшырды

Казандагы Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов туган төбәге Актаныш районы, туган авылы Чуракай авыл җирлеге белән аеруча да якын мөнәсәбәтләрне саклап яши. Вәсим Хуҗаҗан улының хәйрия өлкәсендәге хезмәтләре дә бик күп.

Әле генә Яңа ел алдыннан Вәсим Вахитов махсус  хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның  балаларына атап 18 күчтәнәч пакеты җибәргән иде. Һәр балага икешәр пакет тәм-томнар Актаныш якташлык җәмгыяте дип язылган матур сумкаларга салынган. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев күренекле якташыбызның әманәтен үтәп Шәбез авылында яшәүче Азалия Хөсниярова янына барды. Азалия махсус хәрби операциядә һәлак булган батырыбыз Илдар Илшат улының кызы.

Ятимлек ачысын бик иртә татыган 9 сабый әлеге күчтәнәчләрне олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды. Бу гаиләләргә күчтәнәчләр авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары аша тапшырылды. 

Иганәченең Яңа ел күчтәнәчләре күчтәнәчләр беразга гына булса да сабыйларның күңелен күтәрер, батыр әтиләренең рухы шатланыр.  

Актаныш районында әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның саны 9, киләчәктә аларның саны артмасын, сугыш уты тукталсын иде. Неонацизм тарафдарларын тар-мар итү барышында һәлак булган әтиләр- безнең янәшәдә генә яшәгән, эшләгән, гаилә корып балалар үстергән авылдашларыбыз, якташларыбыз. Аларның даны-мәңгелек! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев