Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Районыбызның Җиңү паркында Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды

Бүген, 15 февраль- Әфганстан территиясеннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулган көн. Әлеге истәлекле көндә районыбызның Җиңү паркында тантаналы митинг узды.

Митингта Актаныш районы башлыгы, үзе дә Әфган сугышын кичкән батырыбыз Ленар Зарипов , Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, район халкы катнашты.

Бер минут тынлыктан сон яу кырында һәлак булган сугышчы-интернационалистларның стелаларына тере чәчәк гөлләмәләре куйдылар.

Актаныш районыннан ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә киткән 127 яшь егеткә Әфганстан сугышында катнашырга туры килә. Аларның җидесе дошман һөҗүме вакытында һәлак була.

Интернациональ сугыштан исән кайтканнарның да саны кимегәннән кими бара. Әмма бу батырларыбыз соңгы елларда берләшеп районыбыздагы хәрби-патриотик эшчәнлектә актив катнашалар. тыныч тормышта вафат булган әфганчыларның йортларына истәлек такталары урнаштырыла, әлеге чараларда авыл халкы, мәктәп укучылары да катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев