Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Район һәм республика җитәкчеләре батыр якташыбыз Сергей Мосоловның әнисе Альфира апага "Батырлык өчен" орденын тапшырды (+видео)

Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.

                   Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов катнашты.
               Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. Депутатлар беренче көн тәртибе буенча   вәкаләтләреннән азат ителмәгән нигездә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары итеп Р. С. Салихҗановны сайлады. Икенче көн тәртибе нигезендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына моңарчы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булган Ленар Зарипов билгеләнде.
                Утырыш эшеннән соң Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов Мари Суыксуы авылында яшәүче батыр ул үстергән Альфира апа Мосолова янына килделәр.

Апрель аенда Украинадагы сугыш хәрәкәтләрендә батырларча һәлак булган якташыбыз, капитан Сергей Мосолов Россия Президенты Владимир Путин карары белән "Батырлык өчен" - "За мужество" орденына лаек булды.

Хөкүмәт бүләген  әнисе Альфира апага җитәкчеләребез тапшырды. 

-  Сергей Мосолов батырларча илебез, халкыбыз иминлеге өчен һәлак булды. Шундый герой ул тәрбияләгән өчен зур рәхмәт. Сезнең алда башыбызны иябез һәм авыр кайгыгызны уртаклашабыз, - дип "Батырлык өчен" орденын Илнур Мәхмүт улы Альфира апага тапшырды,- Сезнең гаилә алдында без бурычлы. Район җитәкчелеге, район хәрби комиссары да биредә, кыенсынмыйча соравыгыз, үтенечегезне җиткерегез!

         Ленар Рафак улы да һәркемгә үрнәк ул үстергән өчен анага, гаиләгә рәхмәтен белдерде:

- Аллаһы Тәгалә сезгә бу авыр кайгыны кичерергә ярдәм итсен. Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез,-  диде район җитәкчесе.

 

Альфира Мосолова улы Сергейны зурлап искә алган өчен барлык җитәкчеләргә, авыр вакытта булышкан барча кешегә рәхмәт әйтте.

 

    - Сергей кечкенәдән тәртип яратты, мәктәптә тырышып укыды. Мин аның бер генә дә тискәре сыйфатын әйтә алмыйм. Абыйсы Станислав Сергейдан 8 яшькә зуррак иде, энесенең үсүен көтеп алды. Үзем дә мәктәптә эшләгәч балалар белән шөгыльләнергә вакытым җитмәде. Алар үзләре үстеләр. Сергей мәктәпкә һәрвакыт әзерләнеп йөрде. Унберенчене тәмамлагач, ике сыйныфташы белән хәрби уку йортына китәргә уйладылар. Сергей Казандагы танк училищесына имтихансыз укырга керде. Ул мәктәпне  көмеш медальгә тәмамлады бит. Танк училищесында хәрби тәртип, бик күрешеп тә булмады. Елап та ала идем- шушы хәрби уку йортына үзем керттем дип. Аның укуы турында язган хатларын укып та борчыла идем. Әтисе белән Хәрби ант кабул итүен күрергә бардык. Кайткач әтисенә инфаркт булды да аны югалттык.  Улым укуын тәмамлагач, кая җибәрсәләр, шунда барам, дип Еланьга эләкте. Анда хезмәт иткәндә янына бара идем. Соңгы вакытта эшеннән фатир да бирделәр, Даша исемле кыз белән яшәделәр, өйләнешә алмадылар шул... 

                   Альфира апа улы Сергей турында әнә шундый якты истәлекләре белән уртаклашты. Сергейның җизнәсе Эдуард Галиев батыр туганнарын онытмаган, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән төрле чаралар оештырган җитәкчеләргә шулай ук рәхмәтен җиткерде.

Сергей Мосоловны искә алырга туганнары, дуслары, якыннары бүген дә бергә җыелды. Сергей мәңгелек йокыга талган авыл зиратындагы кабере янә чәчәкләргә күмелде. Биредә дә Сергейны якты хатирәләр белән искә алдылар. Район хәрби комиссары Ленар Сәмигуллин Мари  Суыксуы авылыннан Сергей кебек бик күпләрнең хәрби хезмәтне һөнәр итеп сайлавын, аларның Ватан алдында үзләрен беркайчан да аямавын искәртте. 

                   Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина мәктәп территориясендә Сергей Мосолов истәлегенә Хәтер бакчасына агачлар утыртканда барлык авылдашларның, аеруча яшьләрнең активлыгын билгеләп үтте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев