Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

ЮГАЛТУ: Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллин вафат

Бөек Җиңү көне бездән ераклашкан саен илебезне фашизмнан азат иткән яугир-солдатларның саны зур тизлектә кими. Бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгын исән-сау каршы алган 7 Бөек Ватан сугышы ветеранының берсен югалттык. Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллин вафат булды.

          Ветеран бабабыз Гомәр Әхмәдуллин балалары тәрбиясендә бик матур яшәде. Ел саен ветераннар белән очрашу барышында ул без-журналистларга үзенең хатирәләре турында сөйли иде. 

       Гомәр Әхмәдуллин Бөек Ватан сугышы чорында армиягә алына- бу  1944 елның декабрь ае була. Бөек Җиңү көненә дә озак калмый, әмма яшь солдатны бик күп авырлыклар көтеп торган икән. 

 

–Безне Пучыдан Бөгелмәгә ат белән илтә киттеләр. Тик атка утырып бармадык, ат артыннан җәяү алып бардылар. Аякта чабата, салкын үзәкләргә үтә. Бөгелмәдән Пенза өлкәсенә озаттылар.

 

                Анда алты ай өйрәнү батальонында күнекмәләр узгач, солдатларга Германиягә сугышка озату өчен яңа киемнәр бирәләр. Шул вакытта сугыш бетте дигән хәбәр җиткерәләр. Солдатларны исә Ерак Көнчыгыш чигенә озаталар.

          –Товар вагоннарына төялеп, ике ай юлда бардык. Кая барганыбызны берәү дә әйтми. Өсләребез пычранып бетте, ачка хәлсезләндек, дип искә ала ветеран ул елларны. 

 

                 Чита өлкәсеннән Монголиягә керәләр. Монгол даласына барып урнашкач, башка илдән килгән солдатларның үзләреннән калган ризыкларын җыеп ашый-ашый хәл алалар. Шуннан соң Гомәрләр батальоны японнарга каршы сугышка җибәрелә. Озак та үтми, Япония капитуляциягә бирелә. Шулай булса да, Гомәр абыйларны туган якларына кайтармыйлар.

              Квантун ярымутравында авиация полкының ягулык-майлау материаллары складына кладовщик итеп билгелиләр аны. Самолетларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә  эшләгәч, запас частьләре саклана торган складка күчерәләр. Биредә эшләгән вакытта складны басалар. Моның өчен Гомәр абыйны гаеплиләр һәм, штраф батальонына күчерәләр. Хезмәт иткән өчен кенәгәсенә күчеп бара торган акчасын да банкта алып калалар.

                 Штраф батальонындагы солдатларны Шанхайны сакларга җибәрәләр. Шул вакытта аңа “Шанхайны саклаган өчен” медале бирелә.

                   Сугыш чорында куйган хезмәтләре өчен Гомәр Әхмәдуллинга “Японияне җиңгән өчен” медаленә  лаек була.

                 1952 елның февраль ахырында ул ниһаять туган авылына кайтып җитә һәм гомере буе туган авылында, колхозда җаваплы вазыйфалар башкара. 

               Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Әхмәдуллинның хәрби һәм хезмәт юлы безнең өчен – ныклык, батырлык үрнәге. Аның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу безнең район өчен зур югалту, аның турында якты истәлекләр райондашлар күңелендә озак сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев