Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Ягез әле, егетләр!»: Технология техникумында СВОда һәлак булган Раил Надриев истәлегенә ярыш узды (фотолар, видео)

Бай тарихлы технология техникумын тәмамлаучылар арасында Раил Надриев кебек батырлар бик күп.

Яшьтән үк хезмәт сөеп үскән егетләр ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр, туган җирнең кадерен белеп яшиләр, эшлиләр.

Әфганстандагы интернациональ сугышта катнашкан егетләре генә дә йөздән артып китә техникумның. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның күбесе- шушы уку йортының кичәге студентлары.

Әфганстан сугышы батыры Илшат Әхмәтов СВО башланганнан соң халкыбызның иң кадерле җырына әйләнгән "Киек каз юллары" белән тантаналы кичәне ачып җибәрде.

Бүгенге истәлекле чарада вакытлыча ялга кайткан Рөстәм Хисамов белән Азамат Галиев шушында һөнәри белем алганнар.

Студентлар белән очрашырга СВОдагы якташыбыз Рөстәм Вәлиев, районыбызның Чечня, Әфганстан сугышы ветераннары да килде. Тантаналы линейкада техникум директоры Ландыш Шәмсунова туган илебез мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга олы рәхмәтен җиткерде һәм бүгенге чара багышланган шундый яшь батырларның берсе- СВОда һәлак булган техникум студенты Раил Надриев белән горурлануын әйтте:

- Раил Надриев безнең техникумны 2020 нче елда тәмамлады. Сабыр холыклы, акыллы, күп сөйләшми торган егет иде. Яхшы укыды. Ул хәрби хезмәттән соң махсус хәрби операциягә кереп китте. Раил белән коллективыбыз бик горурлана!

 

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов егет кешенең армиядә хезмәт итүе аны һәрьяклап- физик яктан, рухи яктан да  үстерә, дип саный. Ленар Сәмигулла улы илебез азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган, шулай ук туган илгә кайтып вафат булган барлык хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Студентлар каршында басып торган хәрбиләрнең барысы да батырлык юлын үткәннәр. Икенче тапкыр вакытлыча ялга кайткан Рөстәм Вәлиев студентларга бүгенге хәрби операциянең илебез халкы өчен мөһимлеген аңлатты:

- Кадерле балалар, сезнең иң төп бурычыгыз- яхшы итеп уку, үзегезгә төпле һөнәр алу. Аннан соң сезне хәрби хезмәт көтә. Бу илебез, гаиләбезне саклау дигән сүз. Без авыр чорда-күчеш чорында яшибез. Үзем яшьлегемдә Чечня сугышында, хәзер исә СВОда катнашам. Гаиләм, балаларымның киләчәге матур, тыныч булсын өчен хәрби операциягә киттем. Тизрәк сугышлар тәмамлансын, тынычлык урнашсын дип телим.

Чечня сугышы ветераны Айнур Касыймов та техникумда белем алган. Бүгенге кичәдә ул гитара кылларын чиертеп яраткан җырларын башкарды. 

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова физик яктан үзләрен көчле итеп таныткан, ГТО нормаларын алтын билгеләргә үтәгән студентларга таныклыклар тапшырды.

Ә батыр райондашларыбыз яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен техникумның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Кичәнең тантаналы өлеше Раил Надриев истәлегенә техникум диварына куелган хәтер тактасына кызыл канәферләр салу белән тәмамланды.

Бу мизгелләрне тарихилаштырылып хәрбиләребез техникум укучылары, укытучылар һәм дирекция белән фотосурәткә төштеләр.  

"Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә техникумның барлык төркемнәреннән дә дүртәр егет катнашты.

1-4 курс егетләре гер күтәрү, турникта тартылу,

автомат сүтеп җыю һәм төркемләп аркан тартышуда көчләрен сынады. 

heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев