Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Умырзая» балалар бакчасы «Үлемсез полк» акциясендә Бөек Җиңү батырларын искә алды

9 май көнне илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең «Умырзая» балалар бакчасы да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде.

Бакчабызда патриотик хисләр белән сугарылган матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә балаларыбыз фронтта җырланган көйләргә кушылып биеделәр, тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әлбәттә, бергәләп уйнадылар. Бәйрәмдә катнашкан һәр төркем матур музыкаль чыгыш күрсәтте. Кичәдә Советлар Союзы геройлары, герой язучылар турындагы белемнәр дә ныгытылды. Безгә тыныч тормыш бүләк итеп, яу кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә дә алдык. Чара ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Үлемсез полк» акциясендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев