Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Ут эченнән исән чыксам, балаларга 50 мең хәер бирер идем: Бүген СВОдагы райондашыбызның нәзере үтәлде

Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз Илфак Камалов иң куркыныч нокталарга кереп батырларча көрәшүче егетләребезнең берсе. Илфак Изхар улы чираттагы куркыныч бәрелешләрнең берсендә «Бу ут эченнән исән чыксам балаларга 50 мең хәер бирер идем!» дигән булган. Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә аның нәзере үтәлде.

Илфак Камалов Әгъбәс авылында туып-үскән хезмәтсөяр егетләрнең берсе. Чуракай мәктәбен тәмамлагач ил алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына алына. Кайткач та әллә каян бәхетен эзләми, сөйгәне Римма белән кавышып туган авылында нигез кора, йорт-җир тергезә. Мал-туарлар алып, җир сөреп, иген игеп, фермерлык хәрәкәтен оештыра. Ныклы гаиләдә өч бала тәгәрәшеп үсә.

Илебездә махсус хәрби операция башланганнан соң Илфак ике дә уйламый, хәрби комиссариатка барып контракт төзи. Якыннары белән саубуллашып ут эченә китә. Фронт кайда да, кайчан да иң җаваплы, иң җитди бәрелешләр урыны ул. Райондашыбыз авгус ахырында гына бик тә куркыныч операцияләрнең берсенә эләгә. Дошман атакалары иңгә-иң терәп көрәшкән дусларын аямый. Шул чагында Илфакның иреннәре үзеннән-үзе шушы сүзләрне пышылдый: "Бу ут эченнән исән чыксам, балаларга 50 мең хәер бирер идем!"

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, рәхмәтләре киң- зәһәр атышлардан исән-сау чыга ул. Шунда ук Чуракай мәктәбе директоры Дилбәр Нәбиева белән элемтәгә чыга, һәм нәзере турында әйтә. 

- Илфак кебекләр- безнең геройларыбыз, алар үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп безнең киләчәгебез, балаларыбызның тыныч, якты киләчәге өчен көрәшә. Миңа мондый ут-ялкында кайнап, батырларча көрәшкән авылдашымнан акча алу бик тә авыр булды. Синең үзеңә, гаиләңә без үзебез ярдәм итәргә тиеш, дим Илфакка. Ә ул, "Дилбәр, син минем халәтне аңламыйсың, аннан исән чыгу зур бәхет, мин нәзеремне үтәргә тиеш, дип акча күчерде,- ди Дилбәр ханым.

Бүген Илфак Камаловның ярдәме белән 1 сентябрь- Белем көнендә Чуракай мәктәбенең барлык укучыларына күчтәнәч пакетлары таратылды.

Белем бәйрәмендә катнашкан район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов бәйрәм сәламнәрен җиткергәннән соң Илфак Камаловка игелекле гамәле өчен рәхмәт белдерде.

Сумкадагы тәм-томнарны Дилбәр Нәбиева "Арыслан" күмәртәләп сату ноктасыннан алып кайта.  "Бу күчтәнәчләрне төргәкләргә тутырганда үзебез дә дулкынлану хисләре кичердек, солдатыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын!" - иде дип изге теләкләрен җиткерә "Арыслан" кибетендә эшләүче Мәхрәмә апа.

Һәрберебез дә шушы изге теләктә. Батырлык- бүген безнең күз алдыбызда. Матур күңелле, олы йөрәкле кешеләрнең батырлыгы бу. Илфак Камалов хәзер янә ут эчендә. Бу юлы инде ул хәрби операциягә мобилизацияләнеп китте. 

Чуракай мәктәбе укучылары, аларның ата-аналары, укытучылар исеменнән чын күңелдән сиңа рәхмәт әйтәбез, Илфак Изхар улы! Киң күңелең, юмарт табигатле холкың, иң мөһиме- Ватаныбыз иреге өчен үз-үзеңне аямый ут эченә керүең барыбыз өчен дә олы үрнәк. Исән-сау кайт, батырыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев