Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә аерым игътибар

Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү – бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе булып тора. Районыбызда бу җәһәттән зур эшләр башкарыла.

 Әйтик, мәгариф учреждениеләрендә укучыларда ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыту, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешкә кызыксыну уяту максатыннан күп төрле патриотик чаралар узып тора.

Уку йортларында үткәрелгән төрле сыйныф сәгатьләре, тематик әңгәмәләр, спорт ярышлары, очрашулар патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Болар белән генә чикләнмичә Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан "Хәтерлибез һәм горурланабыз" проекты гамәлгә куелды. 

 Бүген Актанышның Җиңү паркында әһәмиятле һәм мөһим экскурсия оештырылды. Районның төрле мәктәпләреннән килгән укучыларны һәм мөгаллимнәрне алып баручы Рөстәм Мусин сәламләп, сүзне мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакировага һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗановка тапшырды.

Гидлар — алар үзләре дә мәктәп укучылары яшьтәшләренә чал тарихыбызны сөйләделәр, аңлаттылар. Сораулар да шактый гына булды. Чараны патриотик җыр-биюләре белән балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре ямьләделәр. Яшьләр даирәсендә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек кыйммәтләрне булдыруга юнәлдерелгән чара кызыклы, файдалы итеп оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев