Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Хәтер һәм кайгы митингында: Сезгә бу көннәрне күрергә язмасын!

Бүген районыбызның изге урынына әверелгән Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануның 82 еллыгы уңаеннан митинг узды. Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта район җәмәгатьчелеге, җитәкчелек, Әфганстан, Чечня сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбыз белән беррәттән хәзерге вакытта махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан батыр райондашыбыз да катнашты.

Кулларына кызыл чәчәкләр тотып килгән балалар бакчалары нәниләре дә «Сугыш» дигән куркыныч хакында белде бүген.

Актаныш-информ Сугыш чоры баласы Юлия Әхмәтованың чыгышы нәкъ тә менә сабыйларга атап яңгырады:

Актаныш-информ— Без күпне күрдек, күпне кичердек, ятим булдык, ач булдык. Ләкин Аллаһының рәхмәте белән шушы яшькә җитеп матур тормышта гомер итәбез. Бу матур тормышлар җиңел генә килмәде. Тук, матур еллар килсен. Сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын. Бәхетле булып, әти-әниле булып тырышып укып, илебезнең патриотлары булып үсегез. Илебезне саклагыз, илебезнең тынычлыгын саклаучылар булып үсегез,- диде Юлия апа.

Бөек Ватан сугышы башланганда нибары бер яшьлек булып әтисеннән калган сугыш чоры баласы Юлия Әхмәтованың фикере бүгенге көндә бик актуаль.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң илне аякка бастырган райондашларыбызны искә алып аларга зур рәхмәт хисләрен белдерде. 

— Бүгенге көн ил тарихында иң кагылы көннәрнең берсе. Фашист илбасарлары моннан 82 ел элек илебез чикләрен басып керде. Күпме гаиләнең алдагы өметләре өзелде. күпме язмышлар сынды. Бүген сугыш кырында һәлак булган батырларыбызны, Җиңүне якынайткан әби-бабаларыбызны, сугыш чоры балалары алдында баш иябез. Сугыш шаукымы әле дә тынмый. районыбызның йөздән артык ир-егете неонацизмга каршы көрәш алып бара. Егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын, дөньяларыбыз тынычлансын, балаларыбыз андый кайгыны, андый сынауны үтмәсен иде,- диде Ленар Рафак улы. 

Актаныш-информРайон хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Бөек Җиңүнең нинди корбаннар аша килүен, әле дә илебезгә тынычлык өчен НАТО илләренә каршы торырга туры килүен әйтте. Украина территориясендә неонацизмга каршы операциядә катнашкан егетләргә батырлыклары өчен рәхмәт әйтте. Безнең тыныч, матур тормышыбызны тәэмин итәргә теләп ирекле рәвештә хәрби операциягә китүчеләр, мобилизацияләнүчеләрнең сайлаган юлы мактауга лаек.

— Хәрби хезмәткә бер елга алынган егетләр бары Россия территориясендә генә хезмәт итә. Ә контракт нигезендә 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге электән армиядә булганнар да, булмаганнар да хәрби комиссариатка килеп хәрби операциягә бару турында гариза яза ала. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур,- дип мәгълүмат бирде Ленар Сәмигулла улы. 

Актаныш-информБөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз рухына районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге догаларын ирештерде, җәмәгатьчелек бу батырларны белән бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды.

Актаныш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев