Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Актаныш юллары» хезмәтчәннәре хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга саллы ярдәм күрсәтте

“Актаныш юллары” оешмасы районыбыз артериясен-юлларны гына төзеп-төзекләндереп калмый, шәфкатьлелектә дә райондашларга матур өлге күрсәтә.

           Шушы көннәрдә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән коллектив белән 41 885 сум акча җыйганнар. Әлеге акчаларның 11 885  сумына оешмада озак еллар хезмәт куйган Илдар Дәүләтшинга кирәк-яраклар сатып алып Казанга танк училищесына илткәннәр. Ә калган сумманы мобилизацияләнүче башка райондашларыбызга атап ачылган исәп-хисап счетына күчергәннәр. 

 

-    Илдар Наил улы – безнең “Актаныш юллары”ның герое ул. Повестка килү белән бернинди икеләнүсез “Мин барам!” диде. Югыйсә бик тырышсак, бронь белән алып калып була иде. Ә ул үзен нәкъ батырларча тотты, җебеп төшмәде. Тиз генә оешмадан ярдәм оештырып киткәндә кулына 20 мең сум акча тапшырдык. Шушы көннәрдә генә тагын коллектив белән, эшчеләр 500-1000 сумнан, җитәкче- белгечләр 1000-2000 сумнан мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыйдык. 41 885 сум акчаның бер өлешен Илдар Дәүләтшинга, калганын мобилизацияләнүче башка райондашларыбызга атап ачылган исәп-хисап счетына күчердек. Үземнең кул астында эшләүчеләрнең һәммәсенә бу игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәтемне әйтәм,- ди “Актаныш юллары” җитәкчесе Радик Гаязов. 


            “Актаныш юллары” учетчысы Илдар Дәүләтшин янына хезмәттәшләре Казанга ике тапкыр бары хәлләрен белеп, якты өметләр уятып, күрешеп-сөйләшеп кайтканнар. Авыр, катлаулы хезмәттә булсалар да юл төзүчеләрнең күңелләре киң, йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы. Җитәкче барлык эшчеләргә рәхмәт язылган хатны оешма бинасына да урнаштырган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев