#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Энергияне икенче якка: «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр маскировка челтәрләре үрәләр
«Сәламәтлек» клубында бүген башкачарак эчтәлектә эш кайнады. Физкультура-спорт белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз кулларына кайчы, үлчәү метрлары алдылар.
-
Актанышның «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлде
Махсус хәрби операция башланганнан соң беренчеләрдән булып сугышчыларыбызга ярдәм итүче «Без бергә» гуманитар ярдәм фонды 2025 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә теркәлде, хәзер «Без бергә» коммерцияле булмаган оешма- НКО санала. Әлеге биеклек фондның мөмкинлекләрен тагы да киңәйтә.
-
Иске Солтангол халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызны Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлый
Актаныш районыннан чираттагы унҗиденче гуманитар ярдәм 16 февраль көнне юлга кузгала, халкыбыз әнә шулай үз батырларын Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлый. Әлеге гуманитар ярдәмгә Иске Богады авыл җирлегенә караган Иске Солтангол халкы да үз өлешләрен кертте.
-
Актанышта зур хәйрия концерты: Туган яктан -Җиңү хакына (фотолар)
Хәзерге вакыта Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты бара.
-
Туган яктан -Җиңү хакына: Бүген Актанышта зур хәйрия концерты уза
30 гыйнвар көнне А.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур хәйрия концерты узачак.
-
Аеш хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге солдатларны саклау өчен маскировка челтәрләре үрә
Аеш авылында яшәүчеләр күптән түгел махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар ясау өчен өй токмачлары кисеп җибәргәннәр иде. Хәзер бердәм көчнең таулар күчерергә мөмкин икәнлеген аңлаган авыл апалары яңа төрле ярдәм әзерләргә уйладылар. Актаныштагы «Без бергә» фонды волонтерлары белән элемтәгә кереп маскировка челтәрләре үрә торган материаллар алып кайттылар.
-
Ватанны саклаучылар елында Актаныш районында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү активлаша
Актаныш районында Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә шактый активлашу күзәтелә. Хәтта кечкенә саналган авыл халкы да, берләшеп, үз өлешләрен кертергә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итәргә омтыла.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге якташларыбызның гаиләләре белән очрашты
Шушы көннәрдә генә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар йөк илтеп кайты. СВОдагы егетләрнең гаиләләре белән очрашуны да Ленар Рафак улы ерак Украинага сәфәре турында сөйләп башлады.
-
Иске Айманда «Без бергә» бригадасы хәйрия концертыннан 30 500 сум акча керде
«Без бергә» артистлары һәм волонтерлары Актаныш районы буенча концертларын дәвам итә. Кичә, 22 гыйнварда концерт труппасы Иске Айман авылында хәйрия тамашасы күрсәтте. Кечкенә генә авылда махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган концерттан 30 500 сум акча керде.
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Донбасс халкына гуманитар ярдәм тапшырды
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция зонасына райондашларыбыз әзерләгән уналтынчы гуманитар ярдәмне тапшырырга киткән иде. Менә инде Ленар Рафак улы икенче көн ут эчендәге солдатларыбыз белән аралашып, аларны ялкынлы туган як сәламнәре белән сөендерә.
-
Хәерле сәфәрләр булсын: Бүген Актаныштан алгы сызыктагы солдатларга уналтынчы гуманитар ярдәм озаттылар
Бүген Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән йөк автомобиле юлга чыкты. Алгы сызыкта булган якташлар үтенече буенча волонтерлар «Юпитер», «Планета», «Днепр» мотоциклларын һәм «УАЗ»- буханка автомобилен юнәттеләр.
-
Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән автомобиль һәм мотоцикллар китәчәк
Иртәгә, 12 гыйнвар көнне Актаныштан махсус хәрби операция зонасына уналтынчы гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы юлга кузгала. Яу кырындагы егетләребез соравы буенча бу гуманитар йөк белән райондашларыбыз техникалар- автомобиль һәм мотоцикллар да алып бара.
-
Актанышта «Без бергә» хәйрия концертында 13 мең сум акча җыелды
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән Актанышта «Без бергә» хәйрия концерт төркеменең беренче концерты булды. Тамашачылар төрле һөнәр ияләренең чыгышларын бик яратып кабул итте.
-
«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елда беренче концертын Актаныш халкына тәкъдим итте
«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елдагы беренче концертын бүген Актаныш халкына тәкъдим итте.
-
Махсус хәрби операция батырының хатыны Резеда Фәйзрахманова: Балаларыбызга әтиебезнең Кыш бабай бүләкләре вакытында килеп җитә
Махсус хәрби операция башлану белән гаилә башлыгын беренчеләрдән булып ут эченә озаткан Фәйзрахмановлар кадерле әтиләрен өзелеп көтәләр. Менә өчен ел рәттән Әмирхан белән Әмирә Кыш бабайдан бүләкләр белән бергә Украинадагы сугышның тизрәк тәмамлануын сорап хат язалар. «Кыш бабайның бүләкләре вакытында килеп җитә», ди әниләре Резеда Фәйзрахманова.