Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Актаныш җырлары» концертыннан кергән акчалар хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә тапшырылачак

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре халкыбызга культура хезмәте генә күрсәтеп калмыйлар, ә хәйрия юнәлешендә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Авылларыбыз талантлары катнашында узган «Актаныш җырлары» концерты хәйрия максаты белән оештырылды. Концертка билетлар сатудан кергән акчалар өлешчә хәрби хәрәкәткә киткән райондашларыбызның исәп-хисап счетына күчерелде. Әйе, актанышлылар шатлыкта да, кайгыда да бергә.

       

  "Актаныш җырлары" концерты районыбызда беренче тапкыр оештырылды. Аңа кадәр озак вакытлар ел саен Әлфия Авзалова исемендәге бәйге гөрләп уздырылып килде. Хәзер бу бәйге республикакүләм генә түгел, ә Халыкара дәрәҗәгә менде.

- Шушы иҗади бәйгенең дәвамы итеп без яңа конкурс игълан итәргә булдык. Аңа "Актаныш җырлары" дигән исем бирдек. Безнең максат- сәләтле җырчыларны барлау, өлкән җырчыларны онытмау, җыр сәнгате аша туган җиргә, аның кешеләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү. Шулай да төп максат татар халкының иң зур хәзинәсе булган моңны саклау,- ди район мәдәният  сараеның методик үзәге җитәкчесе Альбина Гайнетдинова. 

               Илебездә барган вәзгыять бәйгегә йогынтысын ясамый калмый. Бәйгенең финал концерты зур экранда хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән Артур Хәсәновның "Киек каз юллары" җыры белән башланып китте. Артурның җырын үзебезнең Лилия Хөсәенова дәвам итте. Экранда- Актаныш егетләрен өлешчә хәрби хәрәкәткә озату мизгелләре.

Район җитәкчелеге, мобилизацияләнүчеләрнең якыннары, авылдашлар ут эченә китүчеләргә хәерле юл, исән-сау туган якка әйләнеп кайтуларын теләп изге сүзләрен җиткерә.

Без кабат аерылышу ачысын күңелләрдә яңарттык.

              Әмма егетләр ялгыз түгел, районыбыз җитәкчеләре, волонтерлар берничә тапкыр аларның яннарына Казанга барып кирәк-яраклар, медикаментлар тапшырды, солдатларның һәрберсе белән элемтә урнаштырылды.Менә шушы бергәлекне, бердәмлекне мәдәният хезмәткәрләре җыр сөючеләргә ачык күрсәтте. Бу лейтмотив концертка да зур йогынты ясады. Туган илебез, туган авылларыбызга багышланган җырларның күпчелеген үзебезнең якташ шагыйрьләр, композиторлар иҗат иткән.

 

Ата-бабаларыбыз соңгы кан тамчыларына кадәр көрәшеп гасырлар дәвамында саклаган изге җиргә, изге төшенчәләргә куллары күтәрелә башлаган неонацистик идеологларга җавап концерты иде бу чара. Концерт билетларын сатудан кергән акчаларны өлешчә хәрби хәрәкәткә китүчеләргә күчерелүен тамашачылар хуплап каршылады. 

           Концертның эчтәлеге, режиссурасы патриотик хисләр белән баетылган. Районыбызның һәр авылында яшәүчегә бу бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырылган иде. 

"Актаныш җырлары" конкурсының сайлап алу турлары 5 зонада узды.  Пучы, Татар Суыксуы, Киров, Яңа Әлем һәм Актаныш зоналарында барлык авыл җирлекләреннән дә һәвәскәр җырчылар катнашкан. 

- Актаныштан үзе уйнап, үзе җырлап чыгыш ясаган Ильмир Заһертдинов кебек яшь йолдызлар белән бергә өлкәннәр арасында да яңа кабынып жюри игътибарын үзенә җәлеп итүчеләр булды. Аларның иң-иңнәре концертта чыгыш ясады, -ди Альбина Финус кызы.

 

    Җиңүчеләрне котларга сәхнәгә күтәрелгән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов артистларга рәхмәт әйтеп, концертның хәрби хәрәкәттәгеләргә зур ярдәм булуын ассызыклады: 

        -Халыкның, милләтнең рухи халәтен беләсең килсә, аның җырын тыңла дип юкка гына әйтмиләр. Үзебезнең сагынуны да, тарихыбызны да, халыкның тормышының җиңел, я булмаса авыр яки катлаулы икәнен дә күрсәтә торган жанр ул җыр.

             Бүген без икенче хәйрия концертын оештырдык. Беренчесе "Донбасска хат" дигәне якташыбыз Казанда Вәсим Вахитов җитәкчелегендәге Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелде. Бу чаралардан кергән акчалар мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән оештырыла. 

        Бүгенге җырлар безнең егетләрнең җиңүләр белән туган ягыбызга кайтуына ышаныч бирә торган чара-, диде Ленар Рафак улы. 

Әйе, бездә ярдәм-янәшә. Аңлашып, бер-береңә терәк булып, күтәреп туган җирдә яшәүгә ни җитә. Без- бергә!

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Айнур Гыймадиев фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев