Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актанышта татар эстрадасының иң күренекле җырчылары катнашында хәйрия концерты булачак

Хәйрия концертының төп максаты- якташыбыз, танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка катлаулы операция ясарга ярдәм итү.

               Дәнифкә, ике күзенә дә катлаулы операция ясау өчен 1 миллион сум тирәсе акча кирәк.

              "Тамчыдан күл җыела, без дә сезнең белән берникадәр өлеш кертсәктә бик зур ярдәм булыр", ди оештыручылар. Концертта халкыбызның күңел түрен яулаган Филүс Каһиров, Марат Галимов, Эльмира Сөләйманова, Нурзадә һ.б. бик күп эстрада йолдызлары яраткан җырларыбызны башкарачак.

                Концерт 30 нчы ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узачак. Игелек кыл да суга сал, диләр. Әйдәгез, якташыбызны сәламәтләндерүдә без дә үз өлешебезне кертик. Актаныш сандугачы Дәниф Шәрәфетдиновның моңлы тавышы тынмасын, сайрасын, тизрәк терелеп аякка бассын, балалары, хатынына терәк булып озын гомер кичерсен.


Әйдәгез дуслар, җырлыйк бергә!
Иң матур җырларны сайлап кына,
Иң матур җырларны сайлап кына
Яшик бу дөньяда сайрап кына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев