Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Әнәк авылы үзешчәннәре Минзәлә районында хәйрия спектакле күрсәтте

«Без бергә» хәйрия акциясенә кушылучылар арта бара.

Әнәк авылы үзешчәннәре  районда игьлан ителгән театр айлыгы кысаларында бик матур спектакль күрсәткән иде. Әлеге сәхнә әсәре белән артистлар Минзәлә районы 
Татар Мөшегесе авылына барды. Театр коллективының уенын тамашачы яратып кабул итте.


"Билет сатудан кергән 6 мең сум акча мобилизацияләнгән райондашларыбызга гуманитар ярдәм алу өчен волонтерларга тапшырылды", дип хәбәр итте Әнәк мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Нигъмәтуллина.


 Хәйрия концертлары, спектакльләре белән чыгыш ясауны Әнәк үзешчәннәре Җиңү көненә кадәр дәвам итәргә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев