Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бердәмлектә — көч

Патриотик рухтагы концерттан репортаж тәкъдим итәбез.

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән оештырылган хәйрия чаралары, концертлары изгелекле традициягә әверелде.

​​​​​​

Патриотизм, хәрби хезмәткә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләрне данлаган хәйриячелек концертында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Бирегә якташ яугирләр, аларның якыннары һәм барлык миһербан йөрәкле райондашларыбыз килгән иде. Балалар өчен дә балалар иҗат үзәге күңелле уеннар, матур программа әзерләгән.

Концертны «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары флешмоб белән башлап җибәрделәр. Төбәгебезнең сәнгать әһелләре чыгышлары һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Хәйрия итеп һәр кеше мөмкинлеге буенча махсус тартмага акча салды.

Һәрвакыт, һәр чорда Россия үзенең гражданнары белән көчле булды. Илебез тарихыннан күреп торабыз: күпчелек хәл-вакыйгаларның ни рәвешле тәмамлануы еш кына Россия халкының бердәмлеге, аерылгысызлыгы, туган илгә мәхәббәте белән билгеләнә. Бүген дә илебез халкының нык берләшүен күрәбез.

 

Шулай, бердәмлектә — көч! Бергә булганда гына барлык максатларга ирешә, туган илебезгә тугрылыкны арттыра, бәйсезлегебезне ныгыта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев