Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

#БЕЗБЕРГӘ: Лугански чигендә хәрби хәрәкәттәге якташыбыз Рамил Хөсәеновның гаиләсенә райондашларыбыз зур ярдәм күрсәтте

Аскы Актанышта яшәүче ветеринар Рамил Хөсәенов район хуҗалыклары терлекчеләренә яхшы таныш. Белемле, оста куллы фельдшер Рамилгә мал авырса да, башка сораулар туса да гел мөрәҗәгать иткәннәр, ә ул кырык эшен кырык якка ташлап ярдәмгә ашыга торган белгеч булган.

           Хәрби хезмәткә мобилизацияләнүче райондашларыбыз белән беренче дулкынында ук Рамил Хөсәенов Казанга юл тотты, танк училищесында өйрәнүләр узганнан соң хәзер Луганск чигенә барып җитте.

                  Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров «Миңа бүген повестка килде, иртәгә китәргә дигәч, аптырап калдык. Оешмада 10 елдан артык хезмәт куйган тәҗрибәле белгечне җибәрү кыен булды. Кулыбыздан килгәнчә коллектив белән акчалата ярдәм күрсәттек. Оешма да читтә калмады, башта 20 мең, аннан 50 мең сум күләмендә булыштык. Без Рамил белән элемтәдә торабыз. Әле кичә генә фотографиясен җибәргән иде», дип хезмәттәше турында сөйләде. 

                   Рамил Хөсәенов район ветеринария берләшмәсе белгече буларак, Кәзкәй, Тыңламас, Аеш, Чөгәнә, Актанышбаш, Яңа Әлем, Иске Богады авыл җирлекләрендәге терлек тотучыларга, хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтә. Малларны яшьтән яратып үскән Иске Байсар егете үз хуҗалыгында да 6 сыер малы, бозаулар асраган. Аты белән Сабантуе чабышларында катнашкан. «Атларны бик ярата иде, аны ярышка әзерләү өчен бөтен көчен куйды Рамил. Җиңүләре дә күп булды», ди Илнар Кадыйров. 

             Көтмәгәндә повестка килү Рамилнең алдагы паланнарына киртә куя. Хуҗа, эш дия, дия, кыш асрап чыгарлык терлек азыгы әзерли алмаган. Бер абзар мал белән калган хатыны, кызлары нишләргә белми. "Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов бу хакта ишетеп ала да, Рамилнең гаиләсенә ярдәм кулы суза. Хуҗалык исеменнән Хөсәеновларга 1 тонна арпа һәм бодай илтеп тапшыралар. "Нигез" хуҗалыгы терлекчелек тармагы проблемаларга дучар булгач, Рамил көн-төн хуҗалык малларын аякка бастыру өчен бар көчен куя. Яхшылык җирдә ятмый. Терлекләрнең сәламәтләнүе хәзерге тотрыклылыкка китерә. Моны "Нигез"дә узган чираттагы киңәшмәдә район җитәкчелеге дә ассызыклады.

            Район башлыгы Ленар Зарипов Дамир Җәлиловка бу игелекле гамәле өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге уңай өлгене башка хуҗалык җитәкчеләренең дә күтәреп алуын теләде. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

20

0

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев