Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«БлагоДарение» фонды районыбызның яшь шахматчыларын һәм волонтерларны Яңа ел табыны янында котлады (фото һәм видео)

«БлагоДарение» фонды районыбызның киләчәге булган укучыларны, яшьләрне сәламәт, зиһенле, ярдәмчел, игелекле һәм уңышлы итеп тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Төрле спорт чаралары, аеруча шахмат һәм соңгы елларда көрәш спортына тартылучыларны бәйгеләргә алып бару, алып кайту, чаралар оештыруда зур иганә ярдәме күрсәтелә. Бүген исә «БлагоДарение» фонды 2022 елда мактаулы күрсәткечләргә ирешкәннәрне «Акчарлак» кафесына хөрмәтләү тантанасына җыйды.

               Яңа ел - күңелле сюрпризлар бәйрәме ул.

Шахматчылар да, волонтерлар өчен мондый бәйрәм- үзе бер истәлек. 

          "БлагоДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов  Актаныш районында шахмат федерациясе җитәкчесе дә булып тора.

Фәрит Муллагали улы Фәһим Галимов белән Илдар Имамов җитәкчелегендә Татарстан, Россия буенча турнирларда җиңү яулаган шахматчыларны хөрмәтләп, тагы да зуррак уңышларга рухландыру максатыннан әлеге бәйрәмне үткәрергә уйладык, ди.

- Сезгә карап торабаыз, сезгә ышанабыз! Киләчәктә дә Актаныш шахматчылары булдыра дип әйтерлек булсын!- диде Фәрит Салихов  һәм иң дулкынландыргыч мизгелләр- тантананың бүләкләү өлешенә күчеп, "Ел шахматчысы-2022" исеменә лаек булган укучыларны үз янына чакырды. 

             "Ел шахматчысы-2022" булып Рәзилә Нәбиева һәм Данияр Латыйпов танылды.

Аларга Рәхмәт хатлары һәм Кыш бабай күчтәнәче тапшырылды. Фәрит Муллагали улы яшь шахматчыларның барысын да шулай сөендереп бүләкләде. 

            Тантаналы кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның катнашуы бәйрәмгә тагы да бер дәрәҗә өстәде.

Рөстәм Алмаз улы укучыларыбызны яңадан-яңа җиңүләргә омтылыш уятканнары, шахмат спортын үстерүгә керткән мөһим өлешләре өчен "БлагоДарение" фондына, аның оештыручысы, иганәче, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, танылган эшмәкәр Ирек Салиховка, фонд президенты Фәрит Салиховка олы рәхмәтен белдерде.

Вакытында районыбызга бөек шахматчы Анатолий Карповны алып килгән, районыбызның шахмат сөючеләрен Анатолий Карпов белән шахмат партияләре уйнатуга ирешкән Фәрит Муллагали улының әле дә бу җәһәттән олы ярдәм күрсәтүе һәртөрле мактауга һәм хөрмәткә лаек гамәл. Рөстәм Алмаз улы районыбыз үсеше өчен республика җитәкчелегенең шулай ук саллы ярдәмен билгеләп узды.

Тиздән "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ"да капиталь төзекләндерү тәмамланачак, гыйнвар аенда бинага яңа мебельләр кайтачак. Татарстан Республикасы президентының тагын бер бүләге- 2023 елда Актанышның икенче санлы мәктәбе артындагы мәйданда ябык футбол манежы төзеләчәк.

Актаныш районы республикада «Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» булып танылды. Бу да алга таба тагы да спорт юнәлешендә яхшырак эшләргә бер этәргеч. 

- Киләсе елларда илебездә тынычлык, үзебез сәламәт булыйк. Балаларыбызга шул теләк- алда да уңышларга ирешеп Актанышыбыз данын ерак-еракларга танытырга язсын!- диде чыгышын тәмамлап Рөстәм Ильясов. 

           Күңелле мәҗлес алга таба да җылы теләкләр, котлаулар белән дәвам итте. Районыбызның иң зур спорт-сәламәтлек үзәге "Батыр" спорткомплексы директоры Әнвәр Гафуров, остаз-шахматчылар Фәһим Галимов, Илдар Имамов балаларны мондый ныклы терәк- "БлагоДарение" фонды ярдәме булганда тагы да акыл уены серләрен тырышып өйрәнергә, күбрәк җиңүләр яуларга өндәделәр, фонд һәм район җитәкчеләренә һәрьяклап булышулары өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

                 "БлагоДарение" фонды вице -президенты Рузилә Шәймәрдәнова исә "БлагоДарение" фондының Актаныш районындагы волонтерларының хезмәте турында аеруча бер яктылылык белән сөйләде.

Аларның җитәкчеләрен һәм өч волонтерны Фәрит Салихов белән хөрмәтләп уздылар.

Рузилә Якуп кызы Актанышның яшь көрәшчеләре турында бик уңай фикерләр әйтте. Узган ел көрәшчеләребез фонд уздырган бәйгедә барлык хөкемдарларны шаккаттырып беренчелекне яулаган иде. "БлагоДарение" фонды чаңгы спорты чараларына да һәрвакыт иганәчелек итә. 

             Бәйрәм мәҗлесен сәхнә йолдызы Алмазия Мәрдәнова

күңелле җырлары, тематик шигырь-бәйгеләр белән алып барды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев