Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бүген актанышлылар «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә кушылып Казанга беренче гуманитар ярдәм озатачак (видео)

Актанышлылар беренчеләрдән булып хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә кушылды.

                   Бүген, мәсәлән, тиз арада җыелган гуманитар ярдәм Казандагы "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәтенең бердәм складына җибәреләчәк. Биредә барлык районнардан ярдәм җыела.

           "Ярдәм янәшә" хәрәкәте райондашларыбызга яхшы таныш. Әлеге проект илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә янә җанлану кичерә. Аеруча районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар актив ярдәм күрсәтә. Гуманитар ярдәмне җыю пункты Юбилей урамының 111 йорты адресындагы Балалар иҗат үзәгендә урнашты. Татарстан Республикасы  Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының район бүлеге җитәкчесе Алмаз Нурлыев район хакимиятендә узган брифингта соңгы ике көндә бик күп ярдәм җыелуын әйтте. Татарстан Республикасының "Алга" һәм "Тимер" батальоннарына да шушы хәрәкәт аша тупланган материаль ярдәм озатыла.

                 Алмаз Нурлыев Чаллы волонтерлары белән берлектә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм  җыюны оештырган  "Бакчачы" кибетендә эшмәкәр Гөлинәгә һәм "Росгосстрах" бинасында эшләүче Алиягә зур рәхмәтен әйтте. Кызлар җыелган ярдәмне Чаллыга, аннан соң бу ярдәм шәһәр волонтерлары тарафыннан хәрби хәрәкәт урынына, госпитальләргә озатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев