Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бүген «Иман» спорт сараенда мөмкинлеге чикле балалар ярыша

Актаныш районында Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлеккә туймаган балаларга да игътибар зурдан.

           Бүген "Иман" спорт сараенда оештырылган “Иң гади автомодельләр” бәйгесе спорт чарасы укучыларны массакүләм спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. 

            Бәйгедә катнашучыларны район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова сәламләп уңышлар теләде. Балалар иҗат үзәге педагоглары сәламәтлекләре чикле балаларга яраклаштырылган спорт төрләре буенча уен-ярышларны сайлаган. "Бу бәйгедә җиңү-иң мөһиме түгел. Балаларның кыю рәвештә үз-үзләрен сынарга килүләре, югалып калмаулары, алга таба да әлеге һөнәр буенча шөгыльләнергә теләкләрен уяту әһәмиятле", ди оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев