Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яңа Әлем мәктәбе волонтерлары хәрби операциядәге райондашыбызның әнисен шефлыкка алды

Райондашыбыз Илсур Зәкиев үз теләге белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән батыр егетләрнең берсе. Хәзерге вакытта аның әнисе Галия апа ялгызы гына гомер кичерә.

                74 яшьлек сәламәтлеккә туймаган ананың аерым ихатада яшәгәч мәшәкате дә, эше дә җитәрлек. Әмма Галия апага Яңа Әлем мәктәбе укучылары боегырга ирек бирми.

Кышын волонтерлар капка төпләрендәге, ишегалларындагы карларны көрәгән. Менә хәзер дә 8 нче сыйныф укучылары язгы чистарту эшләрен  үз өсләренә алганнар.  Дәрестән соң килеп бакчадагы агачларның озын булып үскән ботакларын кискәннәр, корыган яфрак-үләннәрне җыйганнар. Без килгәндә ишек алдын тырмалап, чистарта иделәр. Галия апаның укучыларга рәхмәте йөзендә чагыла:

-   Берүземне генә калдырмыйлар, гел ярдәм итәләр. Мәктәп коллективына, авыл җирлеге җитәкчеләренә, "Башак" хуҗалыгына зур рәхмәт!- ди ул. 

            Илсур Зәкиев хәрби операциягә киткәнче "Башак" хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли. Аның СВОдагы хезмәте турында гел яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Шушы көннәрдә генә утлы нокталардан ялга кайткан егетләр  взвод командиры Илсур Зәкиевның ротада бик зур абруйга икәнен сөйләделәр. Вакытында Чечня сугышында катнашкан Илсурның тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек. Ул Актаныштан килгән егетләргә генә түгел, башка солдатларга да рухи терәк һәм киңәшче, ышанычлы дус. 

        Шундый батыр йөрәкле ул тәрбияләп үстергән Галия апа үзе дә олы хөрмәткә лаек. "Мондый аналарга ярдәм итү балаларга олы савап, бигрәк тә изге Рамазан аенда", ди сигезенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Фидания Якупова: 

-  Волонтерлык ул балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлек хисләре тәрбияли. Авылда туып-үскән баланың кулы эшкә ята бит аның. Безнең укучыларның да эш коралларын тотканнары әллә каян күренеп тора. Бер авырыксынмыйча өлкәннәргә булышалар, ярдәм итәләр. Үзебез дә күчтәнәчләр алып ялгыз өлкәннәрнең хәлләрен беләбез. Бигрәк тә Рамазан аенда булышу олы савап. бу айда гына түгел, өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Моны укучыларыбызга да төшендереп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев