Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яңа Әлем волонтёры Гөлчәчәк Фасикова: Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим

Яугир егетләргә ярдәм итү — барыбызның да изге бурычы. Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк дисәк тә, һич хата булмас

Бу айда да алар хезмәт иткән тарафка чираттагы гуманитар конвой белән яугирләр өчен мөһим әйберләрне, кирәк-яракларны илтеп тапшыру өчен әзерлек бара. 

Яңа Әлемлеләр инде 2нче тапкыр җыелып маскировка челтәрен үрә.

Биредәге волонтёр апалар белән безнең иҗат төркеме дә аралашып кайтты. Гөлчәчәк Фасикованың якын туганы да махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Без исә Гөлчәчәк ханым белән аралашып алырга ният иттек: 

— Авылдашларым бердәмлеге белән без инде икенче челтәрне үрәбез. Тәүгесе бик олы булмады. 6га 4 кенә иде, ә бу исә 20 метрдан артып китте. Беренчесен үргәндә безгә урындагы мәктәптән кабинет биргән иделәр дә, ләкин хәзер аннан китәргә мәҗбүр булдык. Уку-укыту процессы башланды бит. Әлегесе вакытта мин әниемнең абыйсының йортында бу эшне җанландырдым. Үзе вафат ул, өе буш тора. Җылыту өздерелмәгән иде. Бәхетебезгә, авыл йорты булса да урталай бүленеп, алты почмаклы итеп ясалмаган. Ләкин мәктәп бинасы безгә бик уңайлы иде, авылның үзәгендә урнашкан. Бик ерак та түгел. Һәрберебез өчен якын. Мәдәният йортыбызда әлегесе көнне зур ремонт эшләре гөрли, анда мөмкинчелек юк, ди Гөлчәчәк ханым. 

Маскировка үргән йорт бик элекке, бүрәнә, тышланмаган.

  • Әмма җылы, электр уты да бик караңгы гына. Көчле түгел яктылык. Әлеге күренеш тә мөмкинлекләрне берникадәр чикли. Шулай да, әлемлеләр юлын тапты. Күчереп йөртмәле «Ильич лампочкасы» менә дигән булышлык күрсәтте бит!

Маскировка үрүчеләрнең күпчелеге өлкән, әмма алар илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тели! Якыннары СВОда хезмәт итүчеләр дә шактый. Әйткәндәй, әлемлеләр Гөлчәчәк апаның инициативасы белән беренчеләрдән булып челтәр үрүне башлап җибәрә. 

Менә бу хакта әңгәмәдәшебез үзе ничек сөйләде:

— Яр Чаллы шәһәренә балаларым янына баргач, маскировка үрергә өйрәтүчеләрдән өйрәндем. аннан соң авылга кайткач, җирлегебез башлыгы Марат Исламов белән маскировка үрүгә каркас ясауны хәл иттек. Аны безгә игелекле калебле иганәче, хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиев эшләде. Шуннан соң эш җанланып китте. Соңыннан үзем Киров авылына да барып үрү серләрен өйрәттем. 

Бүгенгесе көнне яугирләребез белән дә үрүче апалар элемтәне тоталар икән. Хәрбиләр күбрәк хәзер мәтек төсендә, көзге оттеноклардагы маскировкалар кирәклеген дә билгеләгәннәр. Үрүче апалар үзләре билгеләвенчә, һәрбер кораманы иң изге, йөрәк түрендәге теләкләре белән бәйлиләр. Амин, изге ниятләргә тормышка ашсын!

Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.

Маскировка челтәре үрү — җиңел эш түгел. Ул беренче каттан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле актанышлылар интернет челтәреннән карап та өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләре көйләнеп китте.

Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән — икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев