Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яшь хәбәрчебез яза: Пучы егетләре хәрби операциядән кайткач, үзләре укыган мәктәпкә килде

8 нче сентябрь көнне Пучы мәктәбендә бик матур һәм күңелгә үтеп керерлек дулкынландыргыч чара уздырылды.

Файзуллин Альмир, Шайдулин Равил һәм Латипов Ринат абыйлар махсус хәрби операциядан ялга кайткан чакларында безнең янга мәктәпкә очрашуга килделәр. Бик зарыгып көтеп алган идек без аларны. Үзебезне кызыксындырган сорауларны биреп, геройларыбыз белән җылы әңгәмә кордык. Шулай ук мәктәп укучылары концерт номерлары белән моңсу кәефләрне күтәрделәр. Үзебезнең мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән Илшат Ришат улын да искә алмый китмәдек, аның видеоязмаларын карап уздык, беркемнең дә күз яше озак көттермәде, сагындырткан....Без Илшат абый белән элемтәдә торырга тырышабыз, аның тизрәк исән-имин кайтып безне укытырга килүен телибез. 

Мондый очрашуларның авыл саен оештырылып торуына мин бик шатмын. Чөнки без үзебезнең геройларыбызны белеп яшәргә тиешбез, бигрәк тә яшь буын тынычлыгыбыз өчен көрәшүче әтиләрне һәм абыйларны белеп үссеннәр иде. Ә хәзергә барчабызда бер теләк: бүгенге көндә илебезне саклаучыларыбызның барысы да исән-сау булып, икенче кайтуларында җиңү белән урап кайтсыннар иде! Шундый эчтәлекле чара оештырганнары өчен Пучы урта мәктәбенең тәрбия эшләре урынбасары Зәлинә Назыйф кызына һәм авылыбызда волонтёрлык вазыйфасын башкаручы Бәдертдинова Рулия апага барлык укучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Нуриева Ләйлә
Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең 
«Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев