Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ил тотынса – күл була: Яугирләребезгә олы ярдәм булсын!

Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап Украина җирендә махсус хәрби операция барышында каһарманлык өлгеләре күрсәтүче ир-егетләребезгә туган яктан килгән сәлам хатлары гына да көч-куәт өстәп җибәрә, яңа җиңүләргә рухландыра.

Ә бар җәмәгатьчелек берлектә гуманитар ярдәм йөзеннән туплап җибәргән әйберләр аларга алларына куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә ярдәм итә. Актанышның «Яшьлек» үзәгендә гуманитар ярдәм җыю эшләре оештырылып тора. Бу чарада районыбызның волонтёрлар корпусы, «ФОРПОСТ» һәм «Яшьлек» үзәге, «Бердәм Россия» карышысындагы илебез күләмәндеге «Яшь гвардия» яшьләр оешмасының урындагы бүлекчәсе һәм барлык иҗтимагый оешмалар, изгелекле райондашлар үз өлешен керткән.

Яугир егетләребез барлык актанышлыларга ил язмышына битараф булмаганнары өчен, шулай бердәмләшеп, ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлекләрен еш белдерәләр! махсус хәрби операция максатларының тизрәк тиешенчә үтәлүенә, баһадирларыбыз җиңү яулап туган җирләренә, яшәгән төбәкләренә кайтуларына шигебез юк. Ә гуманитар ярдәм — шушы изге бурычларны үтәгәннәргә — олы ярдәм булсын, бар җиһанда тынычлык урнашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев