Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Җиңүне бергәләп якынайтыйк: Куян гүзәлләре окоп шәмнәре ясый

Куян авылы гүзәл затлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә атап нинди генә ярдәмнәр оештырмый. «Без-бергә!» волонтерлары белән бик матур хезмәттәшлек оештырып җибәргәннәр. Әле генә авыл клубына җыелып токмач кисү өмәсе оештырганнар иде. Шушы көннәрдә тагын бер кирәкле гамәлне башкарып чыктылар-окоп шәмнәре ясадылар. Бу хакта безгә клуб мөдире Роза Хәбетдинова хәбәр юллады.

Куян авылыннан махсус хәрби операциядә Хөсәенов Булат Эльвард  улы катнаша. Аның илебез мәнфәгатьләрен неонацистлардан яклап көрәшкә китүе бар авыл халкын борчуга салган. Ничек тә Булатның гаиләсенә килгән авырлыкны җиңеләйтәсе килү теләге барлык авылдашларны берләштергән, Хөсәеновларга төрлечә ярдәм итәргә тырышалар. СВОдагы башка егетләр дә барыбызга да бик якын.

-Без аларга кулыбыздан килгәнчә булышабыз. Токмач җәеп, кисеп куйдык. Бергәләп окоп шәмнәре ясадык. Сугышлар тизрәк бетеп, дөньлар тынычланып, егетләребез җиңү яулап, туган нигезләренә барысы ди исән сау кайтсыннар!- ди Роза Дөлфәт кызы.

 

heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев