Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гарипова СВОга инвалидлар коляскасын хәйриячелек итте

Районыбыздан гуманитар конвое белән чираттагы йөк махсус хәрби операциясе зонасына җибәрелүгә әзерләнә.

Ярдәм җыю эшенә, изге гамәлгә бихисап җирле оешма-предприятиеләр, төрле учреждениеләр актив кушылды. Шул исәптән Актанышның 5нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы да «Без бергә» акциясе кысаларында гуманитар ярдәмне җыю пунктына саллы гына күләмдә кирәк-яраклар китерделәр. 

— Шушы ярдәмебез СВОда булган егетләребезгә барып ирешеп, файдасы тисә — без бик шат булыр идек. Без җылы носкилар, перчаткалар, скотчлар, батарейкалар һәм газлы баллончик кебек әйберләр тупладык. Донецк балаларына да җыйдык: мәсәлән, дәфтәрләр, краскалар, альбомнар һәм киемнәр. Тәрбиячебез Ләйсән Котдус кызы хәтта ки инвалид коляскасы бирде, дип сөйләде безгә «Кояшкай» мөдире Ландыш Закирҗанова.

Туган як сәламнәре рух ныклыгы бирсен, егетләр. Ир-егетләр махсус хәрби операция зонасында туган як сәламнәрен кабул иткәч сынатмаслар.

heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев