Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫН КУШЫП: «Алтынчәч» бакчасына йөрүчеләр солдатларга атап рәсемнәр ясады

27 нче октябрь көнне Актанышыбыздан тагын бер төркем егетләре без киткән иде. Алар арасында Кыркаентүбә авылыннан минем энем Исламов Финус та бар иде.

          Районыбызда мобилизациягә чакырылып киткәннәргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Кемдер материаль яктан, кемдер финанс яклап ярдәмен суза.

           Мин Гүзәлия Рәмис кызы, үзем 7 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында эшләгәнгә күрә, нәниләрем белән бергә, үз кулларыбыз белән солдат абыйларыбызга матур рәсемнәр ясадык. Кечкенә булуларына карамастан, сабыйларыбыз бик теләп, тырышып ясадылар.

Шушы рәсемнәр аша алар илебезне сакларга китүче солдат абыйларыбызга исәнлек- саулык һәм тиз генә урап кайтуларын теләделәр. Бу рәсемнәрне мин тиз арада илтеп тә тапшырды. Күңел җылысын биреп ясалган сәлам хатлары солдат абыйлары тарафыннан туган яктан иң кадерле бүләк буларак кабул ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев