Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Күпбалалы Сабитовлар хәрби операциядәге якташларга ярдәм әзерләп тапшырды

Бүген Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта Киров авылыннан күпбалалы Сабитовлар гаиләсе дә катнашты. Балаларын һәрвакыт яктылыкка, яңалыкка өндәп торучы Венера апа белән Алмас абый бу юлы гаилә белән махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм әзерләгәннәр.

Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә йөздән артык егетебез катнаша. Аларга тиздән бишенче тапкыр гуманитар ярдәм озатылачак. Инде кирәк-яраклар шактый тупланып килә. 

Актаныш-информ

— Ярдәмгә авылдашларыбыз һәм «Яркий путь» төркеме дә кушылды. Егетләргә чиста су, комфоркалар, газ баллоннары кирәк диделәр, аларны алып килдек,- дип балалары «Яшьлек» яшьләр үзәгенә әйберләр ташыганда бу хакта безгә сөйләде Венера апа. 

Кировлылар акчалата да ярдәм әзерләгән, 20 мең сум акча җыйганнар. Токмач кисеп тапшырганнар. Өй җылысы, туган нигез сәламнәре булып әниләр, апа, киленнәр, кызлар кулдан басып кискән токмачлар райондашларыбызга хәрби хезмәттә көч-куәт өстәр, күңелләрен, кәефләрен күтәрер дигән теләктә без. 

Кешеләргә булышу, ярдәм итү, киң күңеллелек сыйфатлары белән бергә туган илне ярату, аны саклау кебек сыйфатлар нәкъ тә шундый чараларда тәрбияләнә дип саный Венера апа. Үткән тарихыбызны онтымыйча, Бөек Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәтле булып, хәзер хәрби операциядә катнашучыларны да хөрмәтләп үсәргә тиеш- балалар йортларыннан дистәгә якын сабыйларны тәрбиягә алган ананың бу максаты һичшиксез чынга ашачак. 

— Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын, безгә дә, балаларга да сугыш афәтләре күрергә язмасын. Балаларыбызны бәхетле киләчәк кенә көтеп торсын. Иң куркыныч әйбер- сугыш, бу афәт кабатланмасын иде. Сугышларда һәлак булган, кайта алмаган барлык якташларның рухлары шат булсын,- дип изге теләкләрен җиткерде Венера Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев