Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Район җитәкчеләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш-көнкүрешләре белән таныша

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, бу көннәрдә җирлегебездә барган инвалидлар декадасы кысаларында Акккүз авылында яшәүче Харисовлар гаиләсендә булды.

           Хәл-әхвәл белешеп, тормыш шартлары белән танышып, Гүзәлгә күчтәнәч пакеты тапшырды ул.

           Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга сез дә ярдәм кулы суза аласыз. Район тарихында 22 тапкыр үткәрелгән  "Игелек марафоны"нда катнашу ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.

Хөрмәтле райондашлар! Янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм җан җылысы бүләк итәргә чакырабыз. Безнең тарафтан аларга даими игътибар кирәк.
Җылы мөнәсәбәтебез, кайгыртучанлыгыбыз белән азга гына булса да бу батыр йөрәкле затларның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк. Игелекле гамәлгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Марафонда җыелган суммалар мөмкинлеге чикле райондашларыбызга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Изгелекне җирдә ятмый, диләр
Изге эшләр кылыйк, җәмәгать!
Һәр кешенең йөрәгендә булсын
Миһербанлык, дуслык һәм шәфкать!

Җылы сүз бит җан азыгы,
Юанычка мохтаҗ күңелләр.
Сынауларны узсак бергәләшеп,
Ямьле булыр безнең яшәүләр.

Тамчыдан бит күл җыела,
Бердәм булсак, күчәр тавы да.
Авырлыкта калмыйк ялгыз гына,
Бар да тигез Ходай каршында.

Газиз Аллам,сакла берүк
Иң күтәрмәс явыз чирләрдән.
Дөнья малы берни тормый,
Аермасын Ходай, сихәттән!

Беркемгә дә гомер юлларында
Кагылмасын язмыш җилләре.
Нурлар сибеп баккан күзебезне
Капламасын кайгы яшьләре!

Ерак калсын борчу - сагышлары,
Урап узсын михнәт - хәсрәте!
Ярдәм кулы бераз суза алсак,
Меңе белән кайтыр әҗере.
Автор:Лилия Саттарова.

         Актаныш районы мәгълүмат үзәге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев