Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Район җитәкчелеге хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары белән очрашты

Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары район җитәкчелегенең һәрчак күз уңында.

              Бүгенге очрашу ачыктан-ачык сөйләшү форматында узды. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган мөһим күрешүгә район башлыгы Ленар Зарипов, аның  урынбасары Илшат Габдулхаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, шулай ук урынбасарлары белән килгән иде. 
               Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова  хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның ата-аналарыннан кергән сорауларны укыды. 

Аларга районыбыз җитәкчелеге тулы җавапларын бирде, проблемаларны хәл итү дәрәҗәләре ачыкланды. 

             Очрашуда туган якларына ялга кайткан солдатлар да катнашты. Инсаф һәм Нияз хәрби хәрәкәт турында кыскача гына сөйләп уздылар. "Командирлар кушканны төгәл үтәгәндә авырлыклар тиз чишелә", ди егетләр.

Хәрби хәрәкәткә мобилизация башланганнан соң районыбызда волонтерлык хәрәкәте зур колач белән оешып китте. Якташларыбыз күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен райондашларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. "Хәзерге вакытта баллы ризыкларга караганда итле әйберләр, бәрәңге токмач кебек азык-төлек күпкә кирәгрәк", ди алар. 

           Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ешгетләргә алдагы хезмәтләрендә уңышлар һәм исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын сорады. Бүген залда яңгыраган бер генә сорау, бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак. Волонтерлар хәрәкәте белән район җитәкчеләре арасында координаторлык итү  башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровага йөкләнде. Дилбәр Миркасыйм кызы "Барлык сорауларыгызны минем ватсапка языгыз, кирәксә, эш урыныма килегез", дип диалогка ачык булуын белдерде.  

      Очрашу турында тулырак безнең алдагы язмаларда булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев