Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Рәхмәтлебез ярдәмегез, догаларыгыз, изге теләкләрегез өчен

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен район үзәгеннән зур гуманитар ярдәм озатылды. Бик күп күләмдә кирәк-яраклар төялгән фура хакимият алдыннан кузгалды.

Гуманитар йөк җыюда барлык район халкы теләп актив кушыла. «Без бергә!» волонтёрлар хәрәкәте вәкилләре билгеләвенчә, авыл җирлекләре дә, оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары да игелекле эшне дәррәү күтәреп алган. 

— Махсус хәрби операциядә катнашкан якташлар сораган әйберләрнең барысын да җибәререлде. Яугирләр безнең терәк-ярдәмне, күңел җылыбызны һәрчак тоярга тиеш, ди миһербан калебле волонтёрларыбыз. 

— Районыбыздан 7 мәртәбә гуманитар йөк озатыла. Гадәттәгечә, фура кузгалу ул. Хәзер үк яугирләр белән элемтәгә чыгабыз. Гуманитар ярдәм барып җиткәнче борчылып торабыз. Водительләребез Руслан һәм Алмаз абыйлар — бик ышанычлы кешеләр. Иң мөһиме — батыр егетләребез исән-сау булсын иде, посылкаларны, хатларны алып сөенсеннәр. Бу юлы да безнең бихисап күләмдә ярдәм тупланылды. Хәтта ки госпитальгә җибәрәсе ярдәмебез сыймады машинага. Аларны аерым итеп җибәрәчәкбез. Һәр авылда да волонтёрлар составы булдырылган. Алга таба да ил язмышына битараф булмаган, ватанпәрвәр райондашларны үзебезнең сафларда көтеп калабыз, дип бәян итте Актаныш төбәгенең волонтёрлар хәрәкәте лидеры Гөлинә Иделбаева.

Гуманитар ярдәм «Яшьлек» үзәгендә җыелды. Биредә Актанышның технология техникумы студентлары да килеп ярдәм иткән. 

— Башка гуманитар ярдәмнәрдән аермалы, әле без кышкы периодка керәбез, нәрсәләр җыярга карар иттегез, Гөлинә?

— Хәзер без чыннан да кышкы сезонга керергә җыенабыз. Салкын. Җир дә салкын. Шуңа күрә җылырак әйберләр җибәрергә трыштык. Көнкүреш әсбаплары. 

— Әле 42 егетебез Луганск ягына күченде. Димәк, аларның яңадан блиндажлар да ясыйсылары бар. Изолон, палаткалар, махсус кыр шартларына яраклы җылыткычлар, генераторлар, һ.б. җибәрелде.

Аскы Актанышта гомер итүче, дальнобойщик булып хезмәт куйган Илгиз Сәлимгәрәев агымагы елның 15 апрелендә контракт нигезендә махсус хәрби операциягә киткән. Яңарак кына, үткән шимбә ул кыска гына отпускка кайткан. Инде 30 октябрь — китү вакыты да җиткән.

— Үз теләгем белән Ватаным, газиз халкым иминлеге өчен көрәшергә киттем. Россиябез күге һәрчак аяз булсын иде! Запорожьеда хезмәт иттем, водитель булып. Мин ялда чакта минекеләр икенче җиргә күченгән. «КамАЗ» машинасын йөртәм, боеприпаслар ташыйм. Гуманитар йөкләр килсә — нык итеп шатланабыз. Рәхмәтләр яусын!

— Илгиз абый, әлеге көнне анда иң кирәкле әйберләр нәрсәләр?

— Көннәр суыта, киемнәргә мохтаҗбыз. Бар әйбер дә кирәк. 

— Кайларда яшисез?

— Кем палаткада яши, кем машинада... Мин машинада. Төрлечә, ничек туры килә. Без бит күченеп йөрибез. Бер-ике тапкыр бомбёжкага да эләктек. Кайда икәнебезне белеп алалар да...

— Димәк, тормыш кыл өстендә торган чаклар булгалый?

— Булгалый... Еш...

— Якыннар белән элемтәне тотасызмы?

— Әйе, гаиләм, туганнарым, дус-ишләрем көтә. Гади телефонга караганда, сенсорлы телефоннар МХОда хәвефсезлерәк.

Җиңүләр яулап, иминлектә кайтырга насыйп булсын сезгә, Илгиз Сәлимҗанович!

—Форсаттан кулланып, барлык район халкына, җитәкчеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Туган җирдән килгән гуманитар ярдәм, гади генә хатлар да безнең күңелләрне дәртләндерә, сугышчан рухны күтәрә. Гомуми алганда, өйгә кайтып килгән кебек буласың. Туган йортның, җирнең кадерен, читкә чыгып киткәч кенә беләсең, дип юкка гына әйтмиләр икән, — дип үз хисләре белән уртаклашты героебыз.

Район битараф булмаган, кайгыртучан, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм күрсәтергә әзер кешеләргә бай икәненә тагы бер кабат инандык. Бу күренеш — үзе бер куаныч.

Контракт нигезендәге МХОдагы хезмәт турында белешмәне http://heroes-tatarstan.ru сайтында белеп була, иптәшләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев