Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Соңгы хат»та ире сугышта үлгән хатын ролен башкарган гимназия укучысы Резеда Шакирова: Сугыш ул- куркыныч, кешеләрне бәхетсез итә торган вакыйга

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат исеменә җисеме туры килеп тора торган районыбызның гына түгел, республикадагы иң күренекле уку йорты ул. Биредә талантларны таба да беләләр, иңнәренә канатлар куеп үстерәләр. Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар берничә ел рәттән «Бәллүр Кәрим» республика театр фестивалендә җиңү яулады. «Ак күгәрчен» хәйрия концерты да сәнгать сөюче укучылар көче белән әзерләнгән «Онытырга хакым юк» һәм «Соңгы хат» спектакльләренә бәйләп оештырылды.

"Онытырга хакым юк" һәм Соңгы хат" спектакльләренең сценарий авторы- гимназиянең педагог-оештыручысы Миләүшә Аграпова.  Концерт башланыр алдыннан кыска гына вакыт эчендә Миләүшә кызы белән сөйләшеп алдык. Баксаң, әсәрләрне иҗат итәргә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю этәргеч биргән икән.

- Гимназиябез махсус хәрби операция башланганнан алып бишенче тапкыр гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Укучылар сентябрь аенда гына да бер "Газель" машинасы туларлык ярдәм алып килде. Әти-әниләр балалары артыннан төрле күчтәнәчләр, оекбаш, кием-салым, башка кирәк-яраклар биреп җибәрделәр. Алсу Мирзамөхәммәт кызы белән сөйләштек тә әти-әниләребезгә рәхмәт йөзеннән концерт оештыру тәкъдиме белән директорыбыз Венера Хәевага мөрәҗәгать иттек. Венера Хәммәтнәсыйх кызы безне хуплап алды. Шулай итеп бу хәйрия концертына бөтен гимназия кушылды. Спектакльдән тыш укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең җырларын, биюләрен дә программага керттек. Исемен "Ак күгәрчен" дип информатика укытучысы Ленар Хөсәенов әйткәч, беребез дә каршы килмәде. Ак күгәрчен- тынычлык символы бит ул,- дип Миләүшә  Рәдис  кызы хәйрия концертын оештыру турында сөйләде. 

 Укучылар спектакльләргә бөтен җаннары -тәннәре белән әзерләнгәннәр. Сүзләрен ныгытып ятлаганнар. 5нче сыйныфтан ук Сарман районыннан килеп гимназиядә укучы Резеда Шакирова ике спектакльдә дә уңышлы уйнады.

- Беренче спектакльдә- "Онытырга хакым юк" әсәрендә күрше хатын, "Соңгы хат"та әни ролен башкарам. Күрше хатын- ул шаян, бөтен мәгълүматны иң беренче белүче. Спектакльдә ул күршеләренә яман хәбәр җиткерә- төшендә аждаһа күрүен әйтә. Электән үк әйтеп килгәннәр, төшеңдә аждаһа күрсәң- сугыш чыга икән. Әсәрдә менә шуннан соң авыл егетләрен, әтиләрне сугышка озату,тылның авыр тормышы сурәтләнә.

- Рольләрне өйрәнгәндә авыр булмадымы?

- Сүзләрне бик тиз ятладым. Ә сәхнәдә уйнарга өйрәнәсе булды инде, ролеңә керергә кирәк бит. Бигрәк тә "Соңгы хат" та өч балалы солдат хатыны ролен уйнаганда тырышырга туры килде. Бу ананың язмышы бигрәк кызганыч, аңа иренең сугышта һәлак булуы турында хәбәр иткәч, йөрәге ярылып шунда ук үлә. Балалары ятим кала. Сугыш-ул шундый куркыныч, кешеләрне бәхетсез итә торган вакыйга. Миләүшә апа белән Алсу апа белән иртән дә, кич тә репетицияләр ясадык. Шулай итеп җиңеп чыктык, -ди яшь артистка Резеда.

"Ак күгәрчен" хәйрия концертына килгән тамашачылар- әти-әниләр, әби-бабайларның барысы да актлар залына кергән торган урындагы тартмага үз өлешләрен кертте. Хәйрия концертыннан 19 500 сум акча җыелды. 

heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев