Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

ҖЫЛЫ КУЛЛАР- АКТАНЫШ: 85 яшьлек әбиләр фронттагы егетләргә оекбашлар бәйләп озата (фото һәм видео)

Илебездәге соңгы вакыйгалар берәүне дә битараф калдырмый. Районыбызның иң кечкенә авылларында яшәүче өлкәннәребез дә өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләр өчен җан ата. Бүген лаеклы ялдагы апа-әбиләребез фронттагыларга йон оекбашлар бәйләп озата.

                  Балачаклары Бөек Батан сугышы чорына туры килгән, авыр тыл тормышын  үз җилкәләрендә күтәргән әбекәйләр ул утлы елларны бүген кабат хәтерләрендә яңарта. Илгә килгәнне ил белән күтәрә торган буын шул алар. Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүче ир-егетләрне бар күңелләре белән жәллиләр.

Йөрәк җылысын кушып оекбаш бәйләргә тотынулары да шул егетләргә аз булса да ярдәм булсын диюләре.

            Кыркаентүбә авылы клубында 80 яшькә җиткән әбекәйләрнең берсе сарык йоны яза, икенчеләре җеп эрли. Калганнары шул җептән йон оеклар бәйли. “Әллә кайда ут эчендә йөргән егетләребезнең аяклары өшемәсен, алып киткән җирләренә барып та җитмичә кире әйләнеп кайтсыннар!”- дип тели алар. 


            Иске Кормаш авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Латыйпова ВК социаль челтәрендә Зөбәер хатын-кызларының өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә йон оеклар бәйләве турындагы хәбәрне күреп ала. Озак уйлап тормый мондый ярдәм чарасын үз җирлегендә дә оештырырга ниятли. 

             Рәмзия апа сораштыра торгач, телеграмда “Җылы куллар-Актаныш” төркеме җитәкчесе Лариса Галиуллина белән элемтәгә чыга. Лариса Петровна волонтер Гөлинә Галимова белән тиз арада бәйләргә теләк белдерүчеләргә йон җепләре алып килә. Кыркаентүбәдәге “Асылташ” клубына йөрүче хатын-кызлар бәйләмгә элек-электән бик осталар. Инде дистә елга якын клубка җыелып яңа кул эшләренә, бәйләм үрнәкләренә өйрәнәләр, гарәп алфавитын үзләштерәләр. Солдатларга оек бәйләү хәрәкәтенә дә тиз генә оешып кушылалар. Лариса ханым китергән җепләр беткәч, үзләренең сарык йонын алып килеп, язалар, җегерлиләр. 


                      “Татавтодор” оешмасында эшләүче Лариса Галиуллина Чаллы хатын-кызларының мобилизацияләнүчеләргә йон оекбашлар бәйләп фронтка озатуларын "Телеграмм-канал"дагы төркем аша белә. Анда Татар Суыксуыннан Фәйрүзә Хәйруллинаның "Җеп белән ярдәм итүче булмасмы?" дигән соравын күреп ала һәм өендәге җепләрне җибәрә. Күңеле моның белән генә тынычланмый Ларисаның. Актаныш кызлары Гөлинә Галимова белән Алия Закированың ярдәм оештыруларын ишеткәч, кызлар белән элемтәгә керә. Һәм үзара киңәшләшеп оекбаш бәйләүне оештырып җибәрәләр. Фронттагы егетләргә туры килә торган үлчәмнәрне, балтыр озынлыгы турындагы мәгълүматларны, нинди төр җеп кирәклеген дә Лариса үзе ачып җибәргән “Җылы куллар- Актаныш” төркеменә куя. 

 


                     

Иске Кормаш, Түке, Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыклары да йон оеклар бәйләү идеясен авылдашларына җиткерәләр. Бүген без Татар Суыксуы авыл җирлегенә караган Яңа Кормаш авыл китапханәсендә булдык. Безне авылның гүзәл затлары җыр белән каршылады. Апалар үзләре “Картаямыни соң йөрәк...” дип җыр суза, кулларындагы энәләргә күз иярми. Гомер буена кул эшләре белән яшәгән кызлар, апалар, әниләр, дәү әниләр бит алар, ник сынатып торсыннар ди?!


            3 атна рәттән сишәмбе көнендә клубка килеп оекбашлар бәйли башлаганнар. Бүген 22 пар оекбашлары әзер. Апаларның кайсына гына сүз катма, “Балаларыбыз, улларыбыз тизрәк исән-сау туган якларга кайтсын, тизрәк бу афәтләр бетсен!”дип изге теләкләрен куша-куша бәйләмнәрен дәвам итә. Хатын-кызларның шөгыльләре белән җирлек башлыгы Гүзәлия Хамматуллина һәрвакыт кызыксынып тора.

Электән үк клубта гел аралашып, очрашып, төрле бәйрәмнәр оештырып йөргәч, бу лаеклы ялдагы хатын-кызларга уртак эшкә тотыну әллә ни кыен булмаган. Араларындагы иң өлкән апага 85 яшь икән. “Мине бер дә калдырмыйлар, яшь итеп араларында йөртәләр. Солдатларыбыз исән-сау, куллары да, аяклары да имгәнмичә тизрәк кайтсыннар”, ди Гөлфинә Нуретдинова. 


         Бүген Яңа Кормашка яңа җепләр алып килгән волонтерыбыз Гөлинә Галимова исә бу әбекәйләргә бик тә рәхмәтле.


-    Без Алинә Закирова белән Чаллыдагы “Своих не бросаем!” төркеменең Актаныштагы иярченнәре. Бүген безнең командага тагын бер Гөлинә кушылды-ул Иделбаева, шулай итеп без өчәү булдык. Чаллы төркемендә бәйләүчеләр, тегүчеләр, москит сеткалар үрүчеләр бар. Шушы эшне оештыру уе белән янганда Лариса миңа элемтәгә чыкты. Беренче җепләрне волонтерлыкка җыелган акчага алдык. Бәйләүчеләр көннән-көн арта. Җеп тә җиткереп булмый башлады. Бүгенге көндә фронттагы госпитальгә ярдәм җыябыз . Бу ситуациядән берәү дә читтә калырга тиеш түгелдер. Элементар ярдәм- информация тарату, җеп алып бирүме, дару препаратлары китерүме- берсен дә читкә какмыйбыз, - ди Гөлинә.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев