Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән Зөлфәт Хуҗинның әти-әнисенә район җитәкчелеге утын кайтартты

Актаныш авылының Киров урамында яшәүче Зәкия һәм Рәдис Хуҗиннарда бүген күңелле мәшәкатьләр- мунча ягарга утын кайтты.

                Район башлыгы Ленар Зариповның мобилизациягә алынучыларның гаиләләренә булышлык күрсәтү турындагы карары чыкканнан соң "Игелек үзәге" хезмәткәрләре мобилизацияләнүчеләрнең һәрберсенең йортында булып гозерләрен тыңлады. Ярдәм- янәшәдә генә.

Улы Зөлфәтне 29 сентябрьдә Казанга озаткан Зәкия апа болай итеп хәлгә керүчеләрне күргәч, "Әле без ялгыз түгел", икән дип сөенә. "Бернинди ярдәмгә дә мохтаҗлыгыбыз юк, шулай да мунчага ягарга утын булса инде", дип үтенечен әйтә.

            Менә бүген Хуҗиннарның капка алдына "Газель" йөк машинасы килеп туктады. Зөлфәтнең әти-әнисе Зәкия апа белән Рәдис абый, абыйсы Рамил тиз арада утынны бушатып та куйды. Зәкия апа әлеге ярдәмне оештыручыларга, утын белән тәэмин итүчеләргә зур рәхмәтләрен әйтте:

-  Улыбызны күрергә 23 октябрь көнне Казанга барып кайттык.

Күрештек, кочаклаштык, елаштык. Безне улларыбыз белән очраштырган, Казанга барырга автобус биргән район җитәкчелегенә, район башлыгы Ленар Рафак улына зур рәхмәт. Бүген менә утын китерделәр. Анысы өчен дә зур рәхмәт! Алмазга бик зур рәхмәт. Балалалар исән-сау йөреп кайтсыннар. Сәламәт булсыннар, акылларын җуймасыннар. - ди ана.

                  Хуҗиннарны утын белән тәэмин итүче- эшмәкәр Айзат Газизҗанов, аңа да өлкәннәр чын күңелдән рәхмәтле.

                  Зөлфәт Хуҗин Актаныш авылында туып-үсә. Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлагач, Тамбов өлкәсендә хәрби бурычын үти. Махсус билгеләнештәге отрядта хезмәт итә ул. Хәрби хәрәкәткә чакыру алгач та, тыныч кабул итә, качарга, яки башка сәбәп табып мобилизациядә котылырга уйламый. "Тыныч кабул итте ул аны"-, ди Зәкия апа. Киров авылындагы сөт комбинатында оператор булып эшләгән егет мобилизациягә киткәч 31 яшен тутырган. 

                   Хәзерге вакытта Зөлфәт танк училищесында өйрәнүләр уза, тиздән кайнар ноктага җибәрәчәкләр. Райондашыбызның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын көтеп калабыз. Тыныч тормышта әле өйләнеп балалар үстерәсең, йорт-җир торгызып гомер итәсең бар, Зөлфәт!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев