2026–2027 уку елында Актаныш Балалар иҗат үзәгендә 792 бала белем һәм тәрбия ала. Аларның кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү өчен 72 төрдәге төркем һәм 27 төрдәге түгәрәк эшли.
Яңа уку елында өстәмә белем бирүче үзәктә тагын бер яңа юнәлеш – ландшафт дизайны түгәрәге балаларны үзенә җыя. Әлеге түгәрәк балаларга иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, әйләнә-тирә мохитне матур итеп оештыру серләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова белән яңа уку елындагы эшчәнлек һәм балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләштек.
Балалар иң яраткан түгәрәкләр
Үзәктә балалар арасында иң зур кызыксыну уяткан юнәлешләрнең берсе – «Табигать балалары» түгәрәге. Мәктәпкә әзерлек курсларын үз эченә алган «Әлифба» түгәрәгенә дә сорау зур.
Хореография түгәрәгенә йөрергә теләүче балалар саны да күп. Төркемнәр тулган булса да, мөмкинлек булган саен яңа балаларны кабул итәргә тырышалар. Биредә 4–5 яшьлек балалар да бию серләренә өйрәнә. Балалар белән дүрт хореограф шөгыльләнә.
Иҗат үзәгендә балаларны иң кечкенә вакыттан ук төрле юнәлешләргә җәлеп итәргә тырышалар. Закон нигезендә балалар 3 яшьтән кабул ителә, әмма күпчелек 4–5 яшьтән килә. Кечкенәләр әвәләү, бию кебек түгәрәкләргә теләп йөри.
Иҗат үзәгенең төп максаты
Балалар иҗат үзәгенең төп миссиясе – баланың сәләтен ачу һәм үстерү белән генә чикләнми. Биредә балаларның буш вакытын файдалы һәм нәтиҗәле үткәрүгә дә зур әһәмият бирелә.
Баланың буш вакытын дөрес оештыру – аның шәхес буларак үсеше өчен дә, төрле хокук бозуларны профилактикалау өчен дә мөһим. Шуңа күрә үзәктә балаларның кызыксынуларына туры килгән яңа юнәлешләр булдырырга тырышалар.
Һәр педагогның иҗади мөмкинлекләрен тулысынча файдалану өчен дә шартлар тудырыла. Үзәктә интерактив юнәлештәге яңа әсбаплар булдырылган. Федераль проектларда актив катнашып, грантлар оту нәтиҗәсендә матди-техник базаны яңартуга да ирешкәннәр.
Мәктәпләр белән хезмәттәшлек итәләр
Балалар иҗат үзәге башка белем бирү учреждениеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Үзәк педагоглары Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләренә, гимназиягә, Яңа Әлем мәктәбенә барып, балалар өчен төрле дәресләр һәм шөгыльләр оештыра.
Пучы филиалында да балалар өчен кызыклы юнәлешләр бар. Биредә шахмат түгәрәгенә балалар бик теләп йөри. Көрәш түгәрәгендә исә яшь спортчылар тәрбияләнә, алар арасында республика һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешүчеләр дә бар. Моннан тыш, журналистика һәм дизайн түгәрәкләре дә эшли.
Рәсем сәнгатенә – аерым игътибар
Яңа уку елыннан Балалар иҗат үзәгендә «Палитра» рәсем классы да эшли башлады. Аны Алинә Солтанова җитәкли. Ул «Яшь педагог» грантын отып, бирелгән мөмкинлекләрне иҗади файдаланган, кабинетны формалаштырган һәм аның матди-техник базасын баеткан. Рәсем классы җитәкчесе Альбина Илфак кызы балалар белән шәхси шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыра. «Палитра» түгәрәгендә балалар рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрен өйрәнә.
Үзәктәге педагогларның иҗади мөмкинлекләре белән беррәттән, аларның кул эшләренә осталыгы да игътибарга лаек. Альбина Солтанова кабинетларны яңартканда иске җиһазларга да икенче тормыш биргән, урындыкларны реставрацияләп, аларны яңадан кулланылышка керткән.

Үз куллары белән мультфильм геройлары тудыралар
Балалар иҗат үзәгендәге иң кызыклы яңа юнәлешләрнең берсе – мультстудия. «Серле, тылсымлы» форматта эшләүче студияне Фирүзә Марсель кызы җитәкли.
Биредә балалар мультфильм өчен геройларны үз куллары белән ясый. Соңыннан аларны мультстудиядә төшерү, хәрәкәткә китерү һәм үзләре иҗат иткән кечкенә мультфильмнарны барлыкка китерү мөмкинлегенә ия.
«Ихлас» үзәгендә яңа уку елына яңа мөмкинлекләр
Актаныш балалар иҗат үзәгендә «Ихлас» психологик ярдәм үзәге балаларга һәм ата-аналарга ярдәм күрсәтүче мөһим мәйданчыкларның берсе булып тора. Биредә балалар бакчасының нәни тәрбияләнүчеләреннән башлап мәктәп укучыларына кадәр төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә.
Үзәк белгечләре ата-аналарны да хезмәттәшлеккә чакыра. Узган уку елында тупланган тәҗрибәне дәвам итеп, быел ата-аналар белән эшләүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла. Балаларның психологик һәм эмоциональ халәтен яхшырак аңлау, алар белән нәтиҗәле аралашу юлларын өйрәнү максатыннан ата-аналар өчен тренинг форматындагы шөгыльләр үткәреләчәк.
Ата-аналар белән бергә эшләү
Узган елгы тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар түгәрәкләргә аеруча 16:00–19:00 сәгатьләр аралыгында актив йөри. Бу вакытта күп кенә ата-аналар балаларын көтеп тора. Шуңа күрә әлеге вакытны файдалы итеп оештыру һәм ата-аналарны да үзәк эшчәнлегенә җәлеп итү мөмкинлеге туа.
Белгечләр фикеренчә, бала белән эшләүдә ата-ананың актив катнашуы аеруча мөһим. Тренинглар вакытында алар балалар белән аралашу, аларның хис-кичерешләрен аңлау һәм төрле ситуацияләрдә дөрес мөнәсәбәт булдыру буенча практик күнекмәләр алачак.
Логопед һәм дефектолог ярдәме
Яңа уку елында тагын бер яңа юнәлеш – логопед хезмәте күрсәтеләчәк.
Балалар белән логопед һәм укытучы-дефектолог шөгыльләнәчәк. Дәресләр балаларның сөйләм үсешендәге үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылачак.
Балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм ихтыяҗларына туры килгән шартлар тудырып, аларга психологик, педагогик һәм коррекцион ярдәм күрсәтүне дәвам ителә.
Шулай итеп, Балалар иҗат үзәгендә һәр бала үзенә кызыклы юнәлеш таба ала. Биредәге төп максат – балаларның буш вакытын файдалы үткәрү генә түгел, ә аларга үз сәләтен сынап карау, яңа нәрсә өйрәнү һәм иҗат итү өчен мөмкинлекләр бирү.
Алга таба да Балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән тулырак таныштырырбыз.
Нет комментариев