Балалар иҗат үзәгенең инглиз теле укытучысы Илүзә Муллахмәтова — укучыларның да, балалар бакчасы нәниләренең дә яраткан педагогы. Ул балалар белән эшләү алымнарын даими яңартып, дәресләрне кызыклы һәм нәтиҗәле итеп оештырырга тырыша.
Быел да Илүзә Муллахмәтова үзенчәлекле проект өстендә эшли. Аның төп максаты — балаларны инглиз теленә өйрәтү белән бергә, аларны әниләре белән бергә иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, аралашуны ныгыту.
Әни белән бала — бергәләп өйрәнә
Проект кысаларында әниләр һәм балалар өчен төрле мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Мондый дәресләр балаларга да, әниләргә дә бер-берсен яхшырак аңларга, якынаерга мөмкинлек бирә.
«Балалар әниләре белән бергә дәрестә катнашканда үзләрен бик иркен тота. Әнисе янәшәдә булгач, бала да ачылып китә, активрак катнаша», — ди Илүзә Муллахмәтова.
Мастер-классларның берсе Яңа ел алдыннан үткәреләчәк. Балалар Санта Клаус белән очрашып, Яңа ел печеньесы пешерәчәк. Әлеге эш барышында кулланыла торган сүзләр һәм гыйбарәләр алдан өйрәнелә.
Башта балалар ризыкларның инглизчә исемнәрен, кирәкле фигыльләрне һәм башка сүзләрне ятлый. Аннары аларны уен формасында кабатлыйлар, диалоглар төзиләр.
Балалар башта сүзләрне һәм гыйбарәләрне үзләштерә, соңыннан әниләренә дә өйрәтә. Мастер-класс алдыннан әниләргә дә өй эше бирелә — кирәкле сүзләрне өйрәнү. Мәсәлән, кухняда нәрсә пешерергә, нинди ризыклар әзерләргә кирәклеге турында әни белән бала арасындагы диалоглар инглиз телендә генә барачак.
Шуның нәтиҗәсендә очрашу вакытында әниләр дә, балалар да инглиз телендә актив аралаша алачак.
Пикникта да инглизчә сөйләшәчәкләр
Иң мөһиме — мондый дәресләр вакытында инглиз теле коры кагыйдәләр аша түгел, ә аралашу, уен һәм иҗади эш аша үзләштерелә. Бу исә балаларның телгә кызыксынуын арттыра һәм алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәтә.
Нет комментариев