Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Без сугышта юлбарыстан көчлебез, ә тынычта аттан артык эшлибез: СВОдагы райондашыбыз Азамат Галиев «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнде

«Без сугышта юлбарыстан көчлебез, ә тынычта аттан артык эшлибез!»- Г. Тукаебызның бер гасыр элек язылган шигъри юллары бүгенге тормышыбызга бигрәк аваздаш.

Татарстаннан хәрби операция барган җирләргә килгән гуманитар ярдәмне күреп башка төбәк егетләре шакката икән. "Кая карама, 16нчы номерлы машиналар, өстәвенә гуманитар ярдәм бер-бер артлы килеп тора", дип соклану катыш гаҗәпләнә сугышчылар.  Мобилизацияләнгән егетләребез  үзләре дә туган Татарстаныбыз, газиз республикабызның исеменә тап төшермиләр. Илебез мәнфәгатьләре өчен батырлык арты батырлык кылып исемнәрен тарих битләренә алтын хәрефләр белән язалар. Якташ солдатларның кыюлыгы, дошманның мәкерле атакалары алдында каушап калмыйча алга барулары күңелләрдә якты өмет уята. 

Әле генә махсус хәрби операциядәге якташыбыз турында шатлыклы хәбәр килде. Азамат Галиев  "Махсус хәрби операциядә катнашучыга" медале белән бүләкләнгән. Ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең хәрби хезмәткәрләренә акыллы инициатива, тырышлык, хезмәт бурычларын намус белән үтәгән өчен бирелә.

Тумышы белән Аеш авылыннан булган Азамат Илфат улы инженер гаскәренең рота командиры. Алкинода хәрби бурычын үтәгәч контракт нигезендә хезмәттә кала ул. Махсус хәрби операция башлангач беренчеләрдән булып Украина территориясенә җибәрелә. Инде менә ике ел дәвамында намус белән ил алдындагы хәрби бурычын үти, тынычлык өчен көрәшә.  Аның бу беренче бүләге генә түгел.  Азамат "Сугышчан батырлыклары өчен", "Хәрби батырлыгы өчен" һәм Жуков медаленә лаек булган иде.  

Батыр якташыбызны бу хөкүмәт бүләкләренә ия булуы белән ихластан котлыйбыз. Тагы да шулай янәшәдәге егетләргә өлге, киләчәк буынга үрнәк булып сугышчан юлыгызны данга күмелеп үтәргә язсын.

Сау-сәламәт көенә, үз аякларыгызда, камил акылыгызда булып, туган җирнең изге туфрагына аяк басыгыз. Сезне тәрбияләп үстергән әти-әниегез, туганнарыгызга зур рәхмәт!

Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев