#БезнеңГеройлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сез- безнең горурлык!
9 июнь көнне районыбыздагы хәрби җәмагать оешмаларының берсе, Герман җирләрендә хәрби хезмәттә булган егетләребезнең бәйрэм көннәре булып узды.
-
Технология техникумындагы хәрби- патриотик чарада Актанышның чик сакчылары хөрмәтләнде
Махсус операциядә батырларча һәлак булган, «Батырлык өчен» ордены иясе Раил Надриев истәлегенә технология техникумында оештырылган хәрби- патриотик ярышларны ачу тантанасында Актаныш районы башлыгының мобилиция буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов чыгыш ясады.
-
Геройларга мәңгелек дан!
Бүген Технологик техникумда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара узды.
-
Дилбәр Фәиз махсус хәрби операциядән кайткан
«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты.
-
Ватан өчен көрәш: Зөлфәтнең хәрби юлы
Махсус хәрби операциянең беренче чакырылышында ук киткән, инде ике ел ярым яу кырында утны-суны кичкән Зөлфәт Хуҗин Ватанны саклаучылар көнен әти-әнисе янында каршылый.
-
Искә алыйк: Волонтер райондашыбыз Алмаз Кашаповның вафатына 1 ел
6 февраль, 2024 ел. Бу көнне ярдәмчел, изге йөрәкле райондашыбыз, махсус хәрби операция башланганнан алып ут эчендәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтүче күренекле волонтер Алмаз Кашапов юл фаҗигасендә һәлак булды. Әйдәгез, игелекле авылдашыбызны изге догалар белән искә алыйк. Урыны оҗмаһта булсын!
-
Бөек Җиңүгә 80 ел: Советлар Союзы Герое, якташыбыз Гомәр Һадимөхәммәтов
Гомәр Һадимөхәммәтов- Актаныш районы Яңа Бикчәнтәй авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое. Аның батырлык юлы белән танышыйк әле.
-
Иске Богады авыл җирлегенең 13 Герое
Иске Богады авыл җирлеге үзенең 13 герое — авылдашлары, әти-әниләре, укытучылары күз алдында үскән яшь егетләре һәм ирләре белән горурлана. Аларның күбесе хәтта үз гаиләләрен төзергә дә өлгермичә, яңадан Ватанны саклау өчен хәрби форма киделәр, илебез азатлыгы, киләчәге өченмахсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ут эченә ыргылдылар.
-
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакиров 100 нче яше белән китте
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировны 99 яше тулу уңаеннан котлады.
-
Бүген, 5 гыйнвар - Советлар Союзы Герое Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтовның туган көне
Бүген, 5 гыйнвар - Советлар Союзы Герое Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтовның туган көне.
-
Татар Суыксуы китапханәсендә безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән очрашу узды
Татар Суыксуы китапханәсендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан безнең заман герое Алмаз Хуҗин белән мөһим очрашу узды.
-
Яңа Әлем мәдәният йорты: Бердәмлек һәм волонтерлык үзәге
Россия Федерациясенең «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь төзекләндерелгән Яңа Әлем мәдәният йорты көнозын авыл халкының бергә аралаша, очраша торган урынына әверелеп килә. Бүген биредә көнозын махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрәләр.
-
Махсус хәрби операциядә кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров инвалидлар спартакиадасында катнашты
Бүген Актаныш районы инвалидлар спартакиадасы кысаларында оештырылган шахмат-шашка ярышларында Махсус хәрби операциядә кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров катнашты.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов МХОдә батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашыбыз Илдар Даутовның әти-әнисенә рәхмәт сүзләре җиткерде
Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командирыннан махсус хәрби операциядә катнашкан Актаныш районы Бүләк авылы егете Даутов Илдар Җәмил улына Рәхмәт хаты килеп ирешкән иде. Район башлыгы аны һәм үзенең Рәхмәт хатын Даутовлар гаиләсенә тапшырды
-
Актаныш егете махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Жуков медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән Харисов Радмир Айрат улы Жуков медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Актаныш егетенә бирү турындагы карарны 2024 елның 8 июлендә Россия Федерациясе президенты В. В. Путин үзе имзалаган.