«Док» позывнойлы Илсур Зәкиев: Җиңү безнең якта!
Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең һәрберсен «Безнең геройлар» дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Бүген генә Яңа Әлем авылына нәкъ тә шундый батырларның берсе- махсус хәрби операциядә «Батырлык өчен» медаленә лаек булган Илсур Зәкиев белән очрашырга бардык.
Хәзер солдат үзенең кирәклеген аңлады
Илсур махсус хәрби операциягә үз теләге белән узган елның 28 октябрендә киткән иде. Күптән түгел вакытлыча ялга да кайтты. Отпускадан килүгә язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыкты- сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кавказда контракт нигезендә хезмәт итеп кайткан, 8 еллык хәрби хезмәт стажлы Илсур Фәнис улы каты яралана. Көтмәгәндә аның ротасына заманча утлы корал- дроннар һөҗүм итә. Илсурны шартлау дулкыны бер читкә илтеп ыргыта. Күпләрнең гомерен саклап калган медицина взводы командиры, табиб Зәкиевка бу юлы үз-үзен коткарырга туры килә. Лугански санчастенда дәваланганнан соң "Док"ны Казанга озаталар. Ике атнадан командир үз аяклары белән туган авылына көч тупларга кайтты. Илсур больничныенда да тик ятмый. Осталар яллап туган йортын төзекләндерергә керешә.
Без килгәндә Илсур осталар янында кайнаша иде. «Хәлләрең ничек?» диюемә зарланырга яратмаган солдатның «Бар да әйбәт!» дип җавап бирүен яхшы фал дип юрадым. Димәк, Илсур безнең сорауларга рәхәтләнеп җавап бирәчәк. Ә журналист халкы өчен сөйләшергә әзер әңгәмәдәш алтынга тиң табыш ул.
— Илсур, синең СВОга үз теләгең белән китүең, озатканда «Евросоюздан, НАТОдан илебезгә шундый куркыныч яный икән, без нишләп битараф калыйк. Без барабыз һәм җиңеп кайтачакбыз» диюең әле дә колакта яңгырап тора. Чөнки китүчеләрнең күбесендә патриотлык хисләре алай сизелмәде.
— Әйе, бу чыннан да шулай. Әмма хәзер бу вәзгыять үзгәрде дип тулысынча әйтә алам. Элек СВОга китүчеләрнең нибары 20 проценты гына илебезне кемнәрдән сакларга тиешлекне аңлый иде. Хәзер исә егетләрнең фикерләре үзгәрде. Мин Казанда өйрәнүләр узып тормадым, Чечняда хезмәт итүемне, контракт белән Кавказда, Карачаево —Черкесиядә Президентның тау бригадасына хәрби хезмәттә булуымны исәпкә алып башта взвод, аннан рота командиры итеп куйдылар. Украинага килү белән алгы позициягә кердек. Мобилизация кинәт кенә башланды бит. Төрле контингент егетләр- заводлардан, авылларда хуҗалыкларда, урманчылыкта эшләгән кешеләр башта бирегә ни өчен эләккәннәрен аңлап та бетермәде. «Без монда нәрсәгә кирәк», «Мин Россияне күрәлмим» дигән сүзләр ишетелә иде. Хәзер солдат үзенең кирәклеген аңлады. Патриотик караш барлыкка килде. Үзем кул астындагы һәр егет белән сөйләшү уздырдым, гомумән, кеше белән һәрвакыт сөйләшеп торырга, аның иртә белән ни уйлап уянганын белергә кирәк. Командование ягыннан батырлык күрсәткәннәргә грамоталар, медальләр, түштамгалар тапшырылгач та горурлык хисе уяна, кеше үзен иленә, җиренә, кешеләргә кирәкле итеп тоя башлый.
— Ә син үзең хәрби хезмәтне ни өчен шулкадәр яратасың?
— Мин үземнең туган җиремне, Россияне бик яратам, андагы законнарны хөрмәт итәм. Иң яхшы белем бирү системасы- бездә. Кечкенәдән телевизордан хәрби парадларны көтеп алып карый идем. Элек мәктәпләрдә НВП- башлангыч хәрби әзерлек дәресләре керде. Менә шуны кайтарырга кирәк. Иртәгә түгел, ә бүген үк моны эшләргә кирәк. Чөнки иртәгә соң булуы бар. Егетләр дә, кызлар да автомат сүтеп җыя белергә, беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш.
Юкка гына Илсурга «Док» позывное бирелмәгән. Яралыларга кабат гомер бүләк итүче доктор бит ул. Бүген махсус хәрби операциядә медицина белемле хәрбиләр җитми. Ә Илсур Чечняда саниструктор булып хезмәт итә. Тыныч тормыштагы һөнәре дә медицина белән бәйле. Маллар, терлекләрне дәвалаган ул. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый. «Ветеринария фельдшеры» дипломын алу белән Минзәләдән туры Актаныш хәрби комиссариатына кайта. Дүрт көннән соң үзе барып алган повесткасы белән хәрби хезмәткә китә. Армиядән кайткач, районда эш эзләсә дә таба алмый һәм контракт төзеп янә таулар арасына тәртип сакларга юл тота. Хәрби белем һәм күнекмәләрен камилләштереп «Кече лейтенант» дәрәҗәсенә лаек була. 2010 елда янә Актанышка кайта. Укуга хирыс егет Казан Дәүләт ветеринария Академиясендә читтән торып укый. Тәҗрибәле белгеч районыбызның төрле хуҗалыкларында, соңгы елларда «Башак» хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли.
Махсус хәрби операция башлангач офицер йокыдан кала, «Кайчан повестка килер икән?» дигән уйлар аңа һич тынгы бирми. Авылдашларын, танышларын бер-бер артлы СВОга озаткан Илсурның җаны түзми. Бу юлы да хәрби комиссариатка повестка сорап үзе бара. Иртән ирекле рәвештә китәргә теләвен белдереп гариза яза, кичен исә юл капчыгына кирәк-яраклар җыя.
Галия апа тагы бер тапкыр улын кайнар ноктага озата. Әнисен Илсур «Ростов тирәсенә санинструктор булып барам», дип тынычландыра.
Медаль тарихы: Яралы солдатларның исән калуы, ата-аналарының рәхмәте миңа көч бирә
— Шулай итеп Казанга килү белән өйрәнүләр үтмичә генә мине 9 ротаның икенче взвод командиры итеп билгеләделәр. Бер атнадан 9 ротаның командиры итеп куйдылар. 15 ноябрьдә Украинага кердек. 4 сәгать чамасы чик аша уздык. Алгы позициягә эләктек без,- дип сөйли безгә Илсур.
Кино карагандагы кебек бер-бер артлы картиналар күзаллана.
— Яңгыр, пычрак, караңгы. Агач полосаларында бездәге кебек зифа буйлы каенннар түгел инде, кечкенә генә кәкрәеп беткән имәннәр, чабылмаган биек чүп үләне. Рота командиры буларак взводларны урнаштыра башладым. Кинәт миннән 10 метр гына читтә мина шартлады. Бер егетемнең аягы өзелде. Шунда ук янына сикердем. Бөтен кеше кычкыра, нәрсә эшләргә белми. Мондый вакытта секундлар кадерле. Тиз генә жгут салып, авыртуны баса торган дарулар кададым, перевязка ясадым. Отделениедәге егетләргә урыннарыннан кузгалмаска боерам. Әгәр аяк басу белән шартлаган икән, бу мина участогы булырга тиеш дип уйлыйм. Җиргә өсте тулы яфрак, штык белән арчалый-арчалый сукмак ясадым, аннан олы юлга кадәр солдатны алып чыктым. Аллага шөкер, олы юлда КамАЗ машинасы очрады, тиз генә егетне аягының өзелгән өлешен ботына бәйләп санчастька озатып җибәрдек.
Калганнарны тынычландырырга кирәк бит хәзер. Сукмактан взвод янына килүем генә булды, 2-3 метр читтә генә тагын мина шартлады. Аңыша алмыйм, чөнки бу шартлаулардан үземдә дә контузия. Тагын бер егетнең аягы өзелде. «Басып торган җирегездән аякларыгызны кыймылдатмагыз», дип кычкырам. Аны да нәкъ шулай беренче ярдәм күрсәтеп җибәрдек.
— Сүзеңнән бүлдерәм, Илсур, бу егетләр исән калдымы?
— Әйе, ике егет тә исән-сау. Алар Минзәләнекеләр. Коноваловка авылыннан. Икесе дә аякларына протез эшләттеләр. Хәлләрен белеп тордым. Әле Денис дигәне кунакка чакыра, хәзер ул В. В. Путин карары нигезендә эшкә урнаштырылды, хәрби комиссариатта эшли.
— Бүтән корбаннар булмадымы инде?
— Дошманнар ул зонаны 10 сантиметр саен миналаган булып чыкты. Кул белән кармалап сукмак салдым бит, бармаклардан 2-3 саниметр гына читтә миналар куелган булган. Аллаһы Тәгалә саклаган икән дидем. Саперлар килеп чистарттылар.
Менә шушы батырлыгы өчен якташыбыз Илсур Зәкиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес һәм беренче ярдәм күрсәткән Илсур медицина взводына җитәкчелек итә башлый.
— Иң беренче эш итеп кул астындагы егетләрне жгутны дөрес салырга өйрәттем. Чөнки кан тамыры өзелеп жгутны сала белмәсәң, аякны кисәргә мөмкиннәр. Кысып бетермәсәң дә, ахыры начар тәмамланыуы бар. Курыкмаска, каушамаска кирәк. Аннан психологик ярдәм дә кешенең сәламәтлегенә зур тәэсир итә. Яралы ыңгыраша, аңа авыртуны баса торган укол ясагач, тәмәке, су сорый. Тәмәке кабызып бирәсең, аңын югалтмасын өчен яралы солдат белән сөйләшергә кирәк.
— Илсур, куркыныч вакытта югалып калмаска каян көч аласың?
— Андагы тавыштан яралы белән бер-беребезне ишетмибез, шулай да алар белән сөйләшәм, ә ул җавап итеп кулны кыса, рәхмәт әйтә. Санчастьтан шалтырата, вакытында ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтә. Командирларның мактавы, «Док, молодец, рәхмәт!» диюләре, җитәкчеләрнең күрүе, бәя бирүләре, башка иптәшләрнең ярдәме, яралы солдатларның исән калуы, ата-аналарының рәхмәте миңа көч бирә. Егетләрнең гомерен саклау- минем бурычым.
Җиңү безнең якта!
Районыбызда Гөлинә Иделбаева башлап җибәргән гуманитар ярдәм җыю зур колач алды. Барлык район халкы, күрше-тирә районнарда яшәүчеләр, хәзер инде Россия буенча да ярдәм итүчеләр көннән көн арта. Актаныш районы хакимияте волонтерларга зур теләктәшлек күрсәтә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле бишенче тапкыр йөк автомобиле белән тонналаган азык-төлек, медикаментлар, башка төрле кирәк-яраклар җибәрелде. Илсур Зәкиев гуманитар ярдәм булмаса, бетләп бетә идек, ди.
- Кораллар җитә, ә кием-салым белән авыррак. Эчке киемнәргә кытлык. Су юк, кер юып булмый. Гуманитар ярдәм булмаса, бетләп бетә идек. Форсаттан файдаланып, Гөлинәгә, аның командасына, аңа ярдәм итүчеләргә, бөтен райондашларга, Татарстан халкына, Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә барлык СВОдагы егетләр исеменнән зур рәхмәт. Алар булмаса, без ике кулсыз. Район башлыгы Ленар Зариповка СВОга киткәндә, әнине ташламагыз, дип әйткән идем. Сүземне аяк астына салмадылар. Күчтәнәчләр китерделәр. Авыл халкы да әнинең хәлен белеп торды. Җылы киемнәр белән «Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев зур ярдәм итте. Яңа Әлем җирлеге башлыгы, мәктәп директорына, укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт, гел булыштылар. Миләүшә Салихова әнине телефоннан телеграм аша язарга өйрәтте, посылкалар салырга булышты. Бер генә кеше дә битараф калмады. Дөресен әйткәндә, өйдә ашамаган чәкчәкне, балны туйганчы СВОда ашадым.
— Андагы халык сезгә карата нинди мөнәсәбәттә?
— Иллегә илле дип әйтер идем. Бер өлеше безне хөрмәт итә, бер өлеше бездән файдаланып акча эшләп калырга тырыша. Мәсәлән, генератор кирәк булды, ә аны мондагыдан өч тапкырга кыйммәтрәк итеп саталар. Гап-гади печенье да бездәгедән күпкә кыйбат. Шуңа да Гөлинәләрнең гуманитар ярдәме безгә нык " поддержка" ул. Кечкенә генә буйлы кызның шулай солдатлар өчен тырышуы үзе зур батырлык.
— Дошман көчсезләнәме инде, Илсур?
— Әйе, аларның көче күпкә кимеде хәзер. Җиңү- безнең якта! Гел читтән кергән техникалар белән генә алга барып булмый. Аннан Көнбатыш та гел ярдәм итә алмас. Ә үзләре инде вак-вак төркемнәр белән һөҗүм итәргә маташалар.
-Тагын бер сорау, солдатлар арасындагы мөнәсәбәт нинди?
- Безнең арада татарлар, руслар, мордвалар бар, бернинди милләткә бүленү юк. Дус, тату яшибез. Посылка килү белән бүлешәбез. Носкиең бетсә, кайсы блиндажга керсәң дә, шунда ук бер пакет носки китереп тоттыралар. Солдатлар үзара бик ярдәмчел. Һәрбер солдатның үз позывное бар, әмма мин күбрәк исем белән эндәшәм. Хәрби җитәкчелек бик тәртипле, кешелекле. Безнең батальонда 98 егет, аларның унысы Актаныштан, бер-беребез белән гел элемтәдә. Әле эчке һәм җәйге хәрби киемнәргә буй үлчәмнәрен алдылар. Районыбыз башлыгы Ленар Зариповның ярдәме белән алары да булыр дигән ышанычта без.
Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев