Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Исемең кайтты синең җыр булып: Уразай мәктәбенә СВОда һәлак булган Айзат Фәйзуллин истәлегенә хәтер тактасы куйдылар

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә митинглар, тантаналы чаралар уза. Уразай авылында быелгы Җиңү митингы аеруча истәлекле булды. Авыл мәктәбенә СВОда һәлак булган Айзат Фәйзуллин истәлегенә хәтер тактасы куелды. Хәтер тактасы куюны район сугыш хәрәкәтләре ветераннарының «Сугышчан туганлык» җәмгыяте оештырды. Җитәкчеләре- Чечня сугышы ветераны Вазыйх Харисов.

Сөенечле Җиңү көнендә авыр тойгылар да кичерергә туры килә. Чөнки сөлек кебек егетләребез махсус хәрби операциядә янә ата-бабаларыбыз батырлыгын кабатлый, неонацизмга каршы көрәшә.  

Актаныш районыннан 160 ир-егет СВОга алынды. Кызганыч, алар арасында илебез мәнфәгатьләре өчен башын салган батырлар арта бара. Уразай авылыннан Айзат Фәйзуллин шундый асыл егетләрнең берсе.

Аның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев,  Әфганстанда, Көньяк Кавказ бәрелешләрендә СВОда, локаль сугышларда катнашкан хәрбиләр, авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләре, Уразай авылы халкы, мәктәп укучылары килгән иде. 

Бөек Җиңү көнендә иң элек фашист илбасарларына каршы сугышкан батырларны искә алдылар. Уразай авылыннан Бөек Ватан сугышында 236 кеше катнаша, шуларның нибары 36-сы гына туган ягына кайта алган. Җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары калмаган инде, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары 4, тыл ветераннары 7, сугыш чоры балалары да исән-саулар әле. 

Уразай мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларының сугыш чорындагы батырлыклары, тылдагыларның тырышлыгы турында сөйләделәр.  Мәктәп укучылары Бөек Җиңү темасына шигырьләр, җырлар башкарды, биюләр дә Ватанны саклаучыларга хөрмәт белән әзерләнгән иде. 

Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова балаларның, илебезнең киләчәге өчен үзләренең тормышларын кызганмаган батырларга, ветераннарга рәхмәт белдерде.СВОда һәлак булган, аның хөрмәтенә хәтер тактасы ачылучы Айзат Фәйзуллин турындагы истәлекләрен күңелендә яңартты. Тагын бер шәһит киткән егет- Артем Шаяховка да тиздән мемориаль такта куелачак. 

Кызганыч,  Әфган сугышында да Уразайда туып-үскән Мөхәррәм Сафин һәлак булган. Аның мәктәп каршына куелган таш сыны укучыларны көн дә каршы ала, озатып кала. Үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган Илшат Габдулхаев Мөхәррәм Сафинның, Айзат Фәйзуллинның, Артем Шаяховларның батырлыгы беркайчан да онытылмас, диде. Шундый батыр уллар үстергән аналарга рәхмәт белдерде. 

Тантаналы чарада чыгыш ясаучыларның һәммәсе Җиңү бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.

СВО батыры Айзат Фәйзуллин турындагы истәлекләрен сөйләделәр, аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар. Балаларны тырышып укырга, туган илен яратучы чын кешеләр булып  үсәргә чакырдылар. 

Хәтер тактасы куюны район сугыш хәрәкәтләре ветераннарының "Сугышчан туганлык" җәмгыяте оештырды. Җитәкчеләре- Чечня сугышы ветераны Вазыйх Харисов.

Обелискны каплап торган ак материалны төшергәннәр соң бар халык чәчәк гөлләмәләре белән постамент янына килде. Куллардагы кызыл канәферләрне куйганда һәркем тизрәк махсус хәрби операциянең тәмамлануын теләгәндер. Рәхмәт сезгә, батырлар, рухыгыз тыныч һәм шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев