Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Исемең калыр җирдә җыр булып: Хәрби операциядәге егетләргә унынчы тапкыр гуманитар ярдәм илткәндә һәлак булган Алмаз Кашаповны соңгы юлга озаттылар

Районыбызның ишеген тагын кайгы җиле шакыды, махсус хәрби операциядәге егетләргә унынчы тапкыр гуманитар ярдәм илткәндә Алмаз Кашаповның юл һәлакәтендә гомере өзелде. Бүген, 8 февраль көнне райондашлар, күрше-тирә төбәкләрнең волонтерлары Алмазны соңгы юлга озатты.

Алмаз Кашаповны районыбызда белмәгән, аның белән аралашмаган кеше булдымы икән? Ачык йөзле, киң күңелле, эчкерсез, һәркемгә ярдәмчел булганга да "Без бергә" волонтерларының үтенечен аяк астына салмыйча, Украинадагы егетләргә унынчы тапкыр гуманитар йөк белән юлга чыккан иде ул. Махсус хәрби операциядәгеләрнең һәрберсенә, кайсы гына ноктада булмасыннар, кулларын кысып туган авылларының, газиз әти-әниләре, балаларының күчтәнәчләрен, сәлам хатларын тапшырып кайтты. Куркусыз, батыр, теләсә нинди ситуацияләрдән каушап калмыйча чыга белгән райондашыбыз изге юлда шәһит китте. Юкка гына аны солдатларыбыз "Алмаз абый- безнең сугышчан дустыбыз!" димәгәннәр.

Бүген Алмаз Кашапов белән хушлашу мәрасимендә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов аның бик тә киң күңелле, эчкерсез, яу кырындагы егетләребез өчен беренче көннәрдән үк җан атып йөрүен искә алды. Кеше юлда сынала, диләр. Җәен Алмаз Ленар Рафак улы белән бергә җәен гуманитар ярдәм дә илтә, "Шул вакытта аның тагын бер кат күңелгә ятышлы, яхшы кеше булуына ышанып кайттым", дип саубуллашу сүзләрен җиткереп мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты районыбыз башлыгы. 

Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкарганда үзенең шоферы булып эшләгән Энгель Фәттахов та Алмаз Кашапов турында аның игелекле ир-егет икәнлеген ассызыклады. Тормышны яратуча, һәркемгә ачык егетне тәрбияләп үстергән әти-әниләренә рәхмәт белдерде, хатыны Рәмиләнең, балаларының кайгысын уртаклашып, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. 

"Без бергә" волонтерлар төркеменнән Гөлинә Галимова белән Фәрит Фазуллин хушлашканда күз яшьләрен тыя алмадылар.

- Безнең волонтерлар төркеменең әтисе кебек идегез. Чак кына болганыша башласак, бик тиз урыныбызга утырта идең. Күңел һаман ышанмый. Алмаз абый, урының җәннәттә булсын. Рәмилә апаның, барлык якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Алмаз абый безгә ничек булышты, без аларның гаиләсенә дә шулай ярдәм итәргә әзер,- диде Гөлинә ханым.

Ике улын махсус хәрби операциядә неонацизм белән яуга озаткан Фәрит Фазуллин Алмаз Кашаповка шулай ук бик тә рәхмәтле.

- Барлык проблемаларны бергәләп чиштек. Бер-беребезне хөрмәт иттек. Кичә улым передовойдан чыккач, синең хакта ишетеп "Безнең сугышчан дустыбыз һәлак булган икән", ди. Алар сине, Алмаз, үзләре кебек сугышчы итеп күрә. Чыннан да шулай! Синең видеоларыңны карагач, кичә тагын бер кат еладык. Сине югалту бик авыр. Хөрмәтле райондашлар, алга таба да бергә булыйк, бергә булсак, җиңелрәк булыр. Хуш, Алмаз дустыбыз!

Мамадыш районыннан килгән волонтерлар Алмаз Кашаповның машинасындагы гуманитар йөкне ике йөк машинасы белән кайнар ноктага алып барып җиткерүләрен хәбәр иттеләр. Беренче күрешүдән үк кеше белән дуслык җепләре урнаштыра белгән Алмаз Минзәлә, Мөслим, Азнакай һәм башка районнардагы волонтерларның да киңәшчесенә әверелә. 

Мәрхүмнең тормыш иптәше Рәмилә барлык райондашларга кадерле кешесен соңгы юлга озатырга килүләре өчен рәхмәтен белдерде: 

- Матур итеп яшәдек, матур итеп гаилә кордык, матур итеп балалар үстерә идек. Дуслары бик күп булды, хөрмәт иттеләр. Кадерлебезнең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел булсын. Ул һәрвакыт минем, балалар, туганнар күңелендә булыр, беребез дә онытмабыз!

Алмазның рухына районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге догаларын багышлады. Митингтан соң мәрхүмнең җәсәден туган авылы Иске Кормаш авылына алып кайту оештырылды. Биредә дә герой райондашыбыз белән саубуллашу мәрасиме уза. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахларда булсын,Эмин.Алмаз исеме мэнге Халык кунелендэ герой булып саклансын Иде инде..